Марат Әхмәтов Тәтеш һәм Кама Тамагы муниципаль районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты

2013 елның 14 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Әхмәтов Тәтеш һәм Кама Тамагы муниципаль  районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.

Беренче тукталыш Кама Тамагы муниципаль  районында булды. Биредә Марат Әхмәтовны район башлыгы Зөфәр Гарафиев озатып йөрде. ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов район хуҗалыклары, инвесторлар һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты, аларны борчыган сорауларына җавап бирде.

Киләсе тукталыш Тәтеш муниципаль  районында  булды. Аны район башлыгы Валерий Чершинцев озатып йөрде. Тәтеш муниципаль  районында  ААҖ “Нива” хуҗалыгының бодай басуында министр район хуҗалыклары, инвесторлар һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты, аларны борчыган сорауларга җавап бирде.

“Кызганычка каршы, быел узган 2012 елдагы кебек мул икмәк булмаячак. Шулай булса да бөтен көчне һәм тырышлыкны куеп эшләргә кирәк”, - диди Марат Әхмәтов әңгәмә барышында. Районның максатчан җитәкчеләрен һәм тырыш эшчеләрен белеп ул зур мөмкинлекләр барлыгын ассызыклады. Марат Әхмәтов районның алдынгы җитәкчеләре – Рамис Сафиуллинны ( «Сафиуллов»)  һәм Рифкәт Загидуллинны («Загидуллин») үсендереп җибәрде. Аларның кулларын кысып үзенең ярдәмен тәкъдим итте.

ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов яңа программалар һәм мөмкинлекләр  белән дә таныштырып узды.  

Министр көзге игеннәрнең мәйданын арттырырга, ә менә ашлыкны сату белән ашыкмаска киңәш итте.  Яңа елларга ашлык бәясенең үсүе көтелә, диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International