ТР авыл хезмәтчәннәре өчен урак өсте башланган көннән алып узган атна иң уңышлысы булды. Тәүлек саен уртача 60 мең гектар тирәсе мәйданнан уңыш җыеп алынган. Бу хакта республикакүләм киңәшмәдә ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узды.
Бүгенге көндә ТР да 67 процент мәйдан бушап калган, тулай ашлык күләме 2 млн. тоннадан артык тәшкил итә, уртача уңыш гектарыннан – 18,8 ц.
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, яхшы һава шартларыннан файдаланып калган районнар урак өстен төгәлләү алдында. Саба районы авыл хезмәтчәннәре лидерлыкта - алар 65 процент мәйданнан ашлык суктырган инде, аннары Апас, Буа, Балтач районнары (80 шәр), Арча, Кукмара, Әлки, Алексеевск районнары (70 проценттан артык) алда бара.
“Алга таба һава торышы яхшы торса да, уңышны җыеп алу темпларын тизләтү мөмкин булмаячак. Чөнки хуҗалыкларның бер өлеше урак өстен тәмамлый, ә калганнар, үз комбайчылары да акча эшләргә тиеш, дигән сылтау белән комбайннарны кырга кертми”, - диде М.Әхмәтов. Аның фикеренә карганда, бу дөрес позиция түгел. Аның сүзләренчә, кайбер хуҗалыкларда арпа артык өлгергән һәм һәр көнне бер гектардан 1 центнер ашлык югала дигән сүз. Бүгенге көндә бары тик 22 процент арпа гына җыеп алынган.
Республикада көзге культураларны чәчү эшләре башланды. Министр сүзләренә караганда, һава шартлары һәм туфракның торышы яхшы. Әмма ул орлыкның сыйфатына игътибар юнәлтүне сорады.
Министр шулай ук шәхси хуҗалыкларда терлекләрне азык белән тәэмин итү турында белдерде. Аның сүзләренчә, авыл халкына яңа уңыштан 35 мең тонна ашлык, 83 мең тонна печән бүлеп бирелгән.
“Кызганычка каршы, муниципаль хакимиятнең активлыгы бик төрле. Мисал өчен, Әгерҗе районы әлегә халыкка бер килограмм ашлык та бирмәгән. Сарман районы 10 тонна, Лениногорск 60, Алабуга 100, Аксубай 110 тонна бүлеп биргән, әмма бу бик аз. Баулы районы бер тонна да печән бирмәгән, Әгерҗе бары 120 тонна, Кама Тамагы 140 тонна гына бүлеп биргән. Инвесторларга аерым мөрәҗәгать итәсем килә. “Халык даими рәвештә сезнең тоткын була алмый, моны аңларга кирәк”, - диде М.Әхмәтов. Ул шулай ук халыкка сатыла торган ашлык һәм печән бәясенең министрлык тәкъдим иткән бәядән нык аерылуына игътибарны юнәлтте.
ТР Президенты агросәнәгать комплексындагы вәзгыять буенча фикер алышуга нәтиҗә ясап, соңгы атнада кайбер районнарда уңышны җыеп алу барышы белән танышуын искәртте. “Гомумән алганда, эшләр яхшы бара. Әмма һәр районда эш барышы төрлечә. Шулай ук районына һәм хуҗалыкка карап кырларда уңыш та төрлечә. Авыл хуҗалыгындагы вәзгыятькә җитди анализ ясау зарур. Җитди фәнни эш алып бару, корылыкка чыдамлы яңа сортлар, яңа технологияләр кирәк. Кемнәр көзге культураларга җитди игътибар бирә, аларга һава шартлары ул кадәр үк зыян салмавын күрдек”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
“Бөртеклеләр базарында без эре уенчы төбәк түгел, без - терлекчелек республикасы. Безгә терлекләрнең баш санын, азык базасын арттыру, ит һәм сөт сату өстендә эшләргә кирәк. Безнең өчен авылда яшәүчеләрнең эше булу зарур”, - дип белдерде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, республикада эре агрохолдинглар оештыру белән “мавыгып” киттеләр, аларда терлекчелек продукциясе җитештерүнең үзкыйммәте югары түгел. Моның белән бәйле рәвештә, Әтнә районын мисал итеп китерде, анда эре инвесторлар юк диярлек, әмма район ит һәм сөт җитештерү буенча ТР да алдынгы урыннарның берсен били.
Татар-информ