Узган атнада “Сарман” агрофирмасының Чукмарлы бүлекчәсендә зона семинар-киңәшмәсе булды. Анда якын-тирә тугыз районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре игенчелектә дым җитмәү шартларына яраклашу буенча көздә башкарыла торган чаралар турында фикер алыштылар.
Семинар-киңәшмә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов рәислегендә үтте. Муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров кунакларны районның бүгенге хәле белән таныштырганнан соң, ул республика алдында игенчелектә дым саклаучы технологияләр кертү бурычы торуын, моны министр Марат Әхмәтовның да ассызыклавын әйтте.
Республикада бөртеклеләр 1620 мең гектарда, шуның эченнән 530 мең гектарда көзге культуралар, игелде. Соңгыларының уңышы, елына күрә, начар түгел – һәр гектардан уртача 20 центнердан артык булды. Шунлыктан, көзге культураларны барлык бөртеклеләр мәйданнарының кырык процентына кадәр җиткерү күздә тотыла. Ә уңыш чәчү срокларының үтәлүенә дә, җирнең ничек эшкәртелгән булуына да, орлык һәм чәчүне башкару сыйфатына да, соңгы елларда безне борчый торган дым запасына да бәйле. Министрлык белгечләре һәм “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең республика филиалы җитәкчесе Таһир Һадиев югары уңыш формалаштыру буенча киңәшләр бирделәр, эшне бер шаблон буенча түгел, ә элгәр культуралар, туфрак үзенчәлекләре һәм башкаларга бәйле рәвештә оештыру кирәклегенә басым ясадылар. Семинар-киңәшмәнең практик өлешендә туфрак эшкәртү алымын, тагылма корал төрен сайлауның мөһимлегенә туфракның үзлекләрен тикшереп һәм дискатор, культиватор, сабаннарның төрлеләрен кулланып карап инандылар, дип хәбәр итә район газетасы.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре районда игенчелек культурасының югары булуын, шунлыктан уңышның да әйбәт булуын билгеләп үттеләр. “Сарман” агрофирмасы директоры Рәшит Хәбетдинов әйтүенчә, әлегә бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 27 центнер уңыш җыела. Иң авыр игелүче культуралардан булган борчакның да һәр гектарыннан 21,5 центнер уңыш алганнар. Арпа мәйданнарыннан язда тәгаенланган уңыш чыкмаса да, язгы бодай әйбәт вәгъдә итә. Урып-җыю тулысынча үз көчләре белән алып барыла, бүген басуларда егерме комбайн эшли.