Бүген 15 ноябрьдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Николай Якушкин “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ДПОТИПКА)” Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре өчен уку дәресләре базасында түгәрәк өстәл уздырды.
16 ноябрьдә Казан шәһәренең 4 районында авыл хуҗалыгы ярминкәләре булачак, анда республика авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең бик күп төрле продукциясе (яшелчә, ярма, он, шикәр, сөт продуктлары, ит, ашлык һ.б.) китереләчәк.
Конкурс йомгаклары буенча 104 авыл җирлеге җиңүчеләр булып танылды, аларның һәркайсы бюджеттан 1 млн. сум акча алачак.
Узган атнада «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖда агымдага елда бройлерлар үстерүнең алтынчы туры йомгаклары буенча киңәшмә һәм үткән партия җиңүчесен «Иң яхшы җитештерү күрсәткечләре өчен» Кубогы белән бүләкләү булды.
2014 елның 19 – 21 февралендә Казанда “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә Идел буе Агросәнәгать форумы узачак, аның кысаларында 17 нче Халыкара махсуслаштырылган “Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры” күргәзмәсе һәм 14 нче махсуслаштырылган “Волгапродэкспо” күргәзмәсе үткәреләчәк.
Узган атнада Мөслим муниципаль районында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен хөрмәтләү кичәсе булды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, инвесторлар, агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре, фермерлар, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, алдынгы игенчеләр һәм терлекчеләр катнашты.
«Элита» Баш нәсел предприятиесенә үстерү һәм югары сыйфатлы орлык булдыру өчен Америка Кушма Штатларыннан 18 баш үгез кайтарылды.