Татарстан Республикасында авыл җирлекләренә грантлар бирү конкурсы тәмамланды

2013 елның 15 ноябре, җомга

Татарстан Республикасында авыл җирлекләренә грантлар бирү конкурсы тәмамланды. Анда Татарстан Республикасының 43 районыннан 217 авыл җирлеге катнашты.

Конкурс йомгаклары буенча 104 авыл җирлеге җиңүчеләр булып танылды, аларның һәркайсы бюджеттан 1 млн. сум акча алачак.

Конкурс уздырганда авыл җирлекләре җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең түбәндәге күрсәткечләре буенча бәяләнде: халык саны арту, авыл җирлегенең җан башына исәпләнгән салым һәм салым булмаган керемнәре, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны (100 кешегә), эре мөгезле терлекләр саны, авыл җирлегенең бер кешесенә туры килә торган гамәлгә кертелгән торак, авыл җирлегендә каты өслек җәелгән юллар озынлыгы, авыл җирлеге территориясендә башкарылган җинаятьләр саны (100 кешегә).

Һәр муниципаль районга грантлар саны тиешле район составына керә торган авыл җирлекләрендәге халык санына бәйле рәвештә түбәндәгечә билгеләнде: авыл җирлекләрендәге халык саны 22 мең кешегә кадәр булганда – 2 грант, авыл җирлекләрендәге халык саны 22 мең кешедән артык булганда – 3 грант, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

Акчалар авыл җирлекләре тормышын тәэмин итүче объектларның матди-техник базасын ныгытуга, социаль инфраструктура объектларын җиһазлауга һәм авыл җирлегендәге торак пунктларны тышкы яктан төзекләндерүгә, шулай ук социаль әһәмиятле башка мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдереләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International