Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакырабыз

2013 елның 15 ноябре, җомга

16 ноябрьдә Казан шәһәренең 4 районында авыл хуҗалыгы ярминкәләре булачак, анда республика авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең бик күп төрле продукциясе (яшелчә, ярма, он, шикәр, сөт продуктлары, ит, ашлык һ.б.) китереләчәк.

Казан” агросәнәгать паркындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсенә үз продукцияләрен Спас, Әтнә, Теләче, Саба, Нурлат, Апас муниципаль районнары товар җитештерүчеләре, шулай ук: Татарстан кулланучылар берлеге (Татпотребсоюз), “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ, “Сервис-Агро” ҖЧҖ, “АгроИнвест” идарәчел компания” ЯАҖ, Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, “Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты” ЯАҖ, Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ДФУ (ГНУ) кебек оешмалар китерәчәкләр.

Дәрвишләр ярминкә мәйданчыгында, Дәрвишләр пос., Совет ур., 18 адресы буенча, Сәид-Галиев ис. Мәдәният йорты каршында Аксубай муниципаль районы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Красный Восток-Агро” ААҖ, “Сервис-Агро” ҖЧҖ, “Эдельвейс-М” сөт продуктлары комбинаты” ЯАҖ, “Полимэкс” ҖЧҖ, “Татагролизинг” ААҖ, “Татмелиорация” траст компаниясе” ААҖ, “Казан ит комбинаты” ААҖ, Татарстан кулланучылар берлеге (Татпотребсоюз), “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс”кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы кебек оешмалар үз продуктларын китерәчәкләр.

Яңа Савин районында (Адоратский ур., 21, “Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары” ААҖ каршындагы мәйдан) Кукмара, Яңа Чишмә, Тәтеш муниципаль районнары, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы оешмалары: “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Майский” теплица комбинаты” ҖЧҖ, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ, “Казан ит комбинаты” ААҖ, “Эдельвейс-М” сөт продуктлары комбинаты” ЯАҖ продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

Авиатөзелеш районында (Дементьев ур., 39, 123 нче һөнәри лицей каршындагы мәйдан) Югары Ослан муниципаль районыһәм республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре: Татарстан кулланучылар берлеге (Татпотребсоюз), “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ, “Татагрохим” ААҖ, “РАЦИН” ДУП (ГУП), “Казан ит комбинаты” ААҖ продукцияләр булачак.

Мәскәү районында (Г.Коләхмәтов ур., 31, “Удача” сәүдә үзәге территориясе) Чүпрәле муниципаль районы һәм инвесторлар: Татарстан кулланучылар берлеге (Татпотребсоюз), “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ, “Казан ит комбинаты” ААҖ, “Эдельвейс-М” сөт продуктлары комбинаты” продукцияләрен сатып алырга мөмкин булачак.

Татарстан Республикасында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 2013 елның 30 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International