Крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре өчен уку дәресләре базасында түгәрәк өстәл

2013 елның 15 ноябре, җомга

Бүген 15 ноябрьдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Николай Якушкин “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ДПО ТИПКА)” Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре өчен уку дәресләре базасында түгәрәк өстәл уздырды.

«Россельхозбанк» ААҖнең Татарстан регионаь филиалы директоры урынбасары Василә Муллина фермерлар өчен кредитлар бирүнең яңа шартлары турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә идарә итү буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Фәрхуллин нәселле терлек сатып алуга субсидияләр алу өчен документлар тутыру кагыйдәләре белән таныштырды.

Сатып алына торган техниканы һәм җайланмаларны судсидияләү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник яктан тәэмин итү бүлеген техник җиһазландыру секторы мөдире Ян Клетенков чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының финанс-хокукый консультацияләр бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Алексей Кузьмин «Лизинг-грант» дәүләт программасы турында, сатып алына торган техниканы һәм җайланмаларны судсидияләү хакында сөйләде.

Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек буенча ТР идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков үз чыгышында техниканы документаль рәсмиләштерү һәм сатыпалынган техниканың документларын торгызу мәсьәләләренә тукталды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының финанслау бүлеге башлыгы Марсель Мәхмүтов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша уза торган барлык программаларны финанслау тәртибе белән таныштырды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, укуларда катнашкан крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре курслардан канәгать калдылар. Очрашу ахырында аларның һәркайсына “Терлекчелек мәктәбе: сораулар һәм җаваплар” дигән китап, шулай ук уку курсларын узу турында документ тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International