ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе

Узган атнада Татарстан Республикасы делегациясенең Ростов өлкәсенә эшлекле визиты кысаларында ике төбәк җитәкчеләре – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Вячеслав Василенко Россиянең Көньягында авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итүче иң зур компаниягә - «Бизон» компаниясенә бардылар.

Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Дмитрий Юрьев авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрне Россиягә читтән кертелә торган нәселле терлекләргә карата НДСтан (өстәлгән бәягә салымнан) азат итү турында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Росагролизинг һәм тармак берлекләре җитәкчеләре катнашты.


11
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Бурятия Республикасы башлыгы – Бурятия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Вячеслав Наговицынның эш визиты кысаларында Бурятия Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфаларын башкаручы Михаил Костриков, “Авыл территорияләренең мәгълүмати-методологик үзәге” ГБУ җитәкчесе Владимир Кавин һәм “Боргойский” нәсел заводы” ҖЧҖнең генераль директоры Игорь Лобозеров составындагы делегация Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына килде.

Бүген “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” БПОның Федераль дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә Сөт терлеген үрчетүдә инновациияләр һәм сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру” дигән темага түгәрәк өстәл булачак.

«Минем кече Ватаным» IV Бөтенроссия иҗади эшләр конкурсы эшләрен бәяләү йомгаклары буенчаРоссия Федерациясенең 18 субъектыннан конкурс премияләренә 29 номинант билгеләнде. Бу исемлеккә Татарстан Республикасыннан да ике катнашучы керде.

Россия Федерациясе субъектлары АПК идарәсе органнарының оператив күрсәткечләре буенча 2013 елның 6 ноябренә шикәр (фабрика) чөгендере 779,7 мең га мәйданнан яисә җыела торган мәйданның 86,1%ыннан чыгарылды ( 2012 елда – 966,4 мең га, 2011 елда – 890,0 мең га). 33,9 млн. тонна татлы тамыр (2012 елда – 36,8 млн. тонна, 2011 елда – 34,5 млн. тонна) җыеп алынды. Уңдырышлылык 434,7 ц/га (2012 елда – 380,3 ц/га, 2011 елда – 387,9 ц/га) тәшкил итә.


10
ноябрь, 2013 ел
якшәмбе
Соңгы күрсәткечләр буенча, Татарстан Республикасында 2,07 млн. тонна шикәр чөгендере җир өстенә чыгарылды, шулардан 1,35 млн. тоннасы кырлардан җыеп алынды. Шикәр заводларында 720 мең тонна продукция эшкәртелде, 92 мең тонна шикәр җитештерелде. Бу хакта ТР Хөкүмәт Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсагир Нуретдинов җиткерде.

8
ноябрь, 2013 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агымдагы елның 10 аенда терлекчелек тармагындагы эш йомгаклары турында фикер алыштылар.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсенә эш визиты кысаларында "Ростсельмаш" комбайннар заводы” ҖЧҖнең җитештерү мәйданчыкларында булды. Аны Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев озата йөрде. Татарстан делегациясе составында предприятиедә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, "Ак Барс Холдинг" ААҖ генераль директоры Иван Егоров та булды.

Бүген Казан шәһәренең 4 районында авыл хуҗалыгы ярминкәләре булып узды, анда республика авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең кулай бәяләрдән бик күп төрле продукциясе (яшелчә, ярма, он, шикәр, сөт продуктлары, ит, ашлык һ.б.) китерелгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International