Башкарылган эш

2014 елның 10 гыйнвары, җомга

2013 елга кадәр авылны социаль үстерү” федераль максатчан программасы кысаларында 2013 елда авыл җирендә яшәүче гражданнарның, шул исәптән яшь гаиләләрнең һәм яшь белгечләрнең торак шартларын яхшырту чараларын гамәлгә ашыру буенча йомгаклар ясалды.

Узган елда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына гражданнарның торак шартларын яхшырту чараларын барлык финанслау чыганаклары исәбеннән гамәлгә ашыруга 15,07 млрд. сум каралган иде, шул исәптән федераль бюджеттан – 4,52 млрд. сум, Россия Федерациясе субъектларының берләштерелгән бюджетларыннан – 6,03 млрд. сум, бюджеттан тыш чыганаклардан – 4,52 млрд. сум.

Россия Федерациясе субъектлары счетларына федераль бюджет акчалары тулысынча күчерелде.

2013 елның 11 аенда 11,9 мең гаилә өчен 0,96 млн. кв. метр торак төзелде (сатып алынды), бу планлаштырылган күләмнең 96 %ын тәшкил итә, шул исәптән 0,45 млн. кв. метр 5,8 мең яшь гаиләләр һәм яшь белгечләр өчен, бу планлаштырылган күләмнең 90 %ын тәшкил итә, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International