Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Биектау муниципаль районының Дөбъяз поселогында яңа ветеринария пунктын ачуда катнашты.
Министр белән бергә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин йөрделәр.
Марат Әхмәтов чыгышын башлап җибәргәндә болай диде: “Халыкка хезмәт итә торган шундый ветеринария пункты ачуыбызга мин бин бик шатмын. Шундый ук ветеринария пункты Саба муниципаль районында төзелеп килә. Киләчәктә республиканың барлык районнарында да безгә шундый пунктлар ачарга кирәк”.
Аннары министр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән Дөбъяз ветеринария пунктына персональ компьютер тапшырды.
Биектау районында биш ветеринария участогы бар, шулар арасыннан бүген ачылганында, кабул итү кабинетыннан тыш, йорт хайваннарына хирургия ярдәме күрсәтелә торган әлегә бердәнбер операция ясау бүлмәсе дә бар.
Шуннан соң Марат Әхмәтов Алан-Биксер авылында «Әсән» ҖЧҖтә булды, анда ул машина-трактор паркының торышы, хуҗалыкның терлекчелек комплексы белән танышты.
Министр алдагы чәчү эшләре мәсьәләсенә дә кагылып узды. Быел бик авыр ел булырга тора, шуңа күрә, алдан ук көч җыеп, зур җаваплылык белән хәзер үк чәчүгә әзерләнә башларга кирәк. “Күп нәрсә һава шартларыннан гына түгел, ә безнең үзебездән дә тора”, - дип төгәлләде Марат Әхмәтов үз чыгышын.