Марат Әхмәтов Чүпрәле район Советының 34 утырышында катнашты

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Александр Шадриков 2013 ел эш нәтиҗәләре буенча нотык тотты. Ул, узган ел, бер яктан, XXVII БөтендөньяУниверсиадасы кебек мөһим спорт вакыйгаларына бай булса, икенче яктан, көйсез һава шартлары аркасында авыл халкы зур сынау кичерде, дип әйтеп китте. Шундый шартларда да районның социаль-икътисадый үсешен раслап, Александр Шадриков төрле эшчәнлек тармаклары буенча ирешелгән уңышларны барлап чыкты.

Район башлыгының һәм җитәкчеләренең төп бурычы - район халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып, аларга хезмәт итү икәнен билгеләп, ул шушы уңайдан куелган кайбер бурычларны атап китте. Болар - 2014 елда ВТПны иң аз дигәндә 5 процентка арттыру, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү һәм аны үткәрү, шулай ук районда төзелешне һәм башка инфраструктура тармакларын үстерү өлкәсендәге бурычлар.

Александр Шадриков идарәчел кадрлар резервын һәм яшь кадрлар резервын булдыру зарурлыгына басым ясады.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Мәдәният йортында оештырылган күргәзмә белән танышты, анда Чүпрәле муниципаль районының инвестиция проектларыпрезентацияләнде.

Утырышка йомгак ясап, Марат Әхмәтов, күп юнәлешләрдә алга китеш бар, диде. Ул, үсешкә куәт бирә торган факторлар буларак, чәчүлек җирләреннән нәтиҗәле файдалану, җирнең уңдырышлылыгы һәм кеше ресурслары мәсьәләләренә аерым тукталды.

Утырыш кысаларында чүпрәлеләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы да булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International