Марат Әхмәтов Тәтеш район Советының 44 утырышында катнашты

2014 елның 28 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Тәтеш муниципаль районы Советының 44 сессиясе утырышында катнашты.

Утырышка кадәр министр Байраш сөт-товар фермасында “Яңа юл” ҖЧҖда хайваннарның кышлау шартлары белән танышты, Байраш һәм Никифорово авылларында 5 җитештерү объектында төзү-монтаж эшләренең барышы белән кызыксынды.

Аннары Абдуллин Т.З. КФХның ат фермасында гаилә фермаларын үстерү программасында катнашучы КФХ башлыклары белән очрашты. Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Евгений Курков министрны районда гаилә фермаларын үстерү перспективалары белән таныштырды һәм гаилә фермаларын төзегәндә күрсәтелгән бюджет ярдәме өчен рәхмәт әйтте.

Марат Әхмәтов шулай ук авыл хуҗалыгы күргәзмәсе белән танышты һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре белән очрашты.

Совет утырышы эшендә Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Наил Вәлиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының территорияләр белән эшләү буенча баш киңәшчесе Тимур Әхмәтвәлиев, Казан Федераль Университеты ректорының югары уку йортына кадәрге, гомуми һәм педагогик белем бирү буенча киңәшчесе Людмила Ногуманова һәм башкалар катнашты.

Район башлыгы Валерий Чершинцев 2013 елдагы эш йомгаклары турында һәм 2014 елга бурычлар турында хисап тотты.

Аның чыгышыннан күренгәнчә, хакимиятнең муниципаль органнары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше районның муниципаль берәмлекләрен комплекслы социаль-икътисадый үстерүдән һәм халыкка сыйфатлы тормыш шартлары тудырудан гыйбарәт.

Марат Әхмәтов районның социаль-икътисадый үсешенең тотрыклы булуын һәм андагы милләтара иминлекне билгеләп узды. Ул, соңгы 2 елда районда җитәкчеләрнең актив һәм эшлекле гамәлләре нәтиҗәсендә шактый үзгәреш сизелә, диде. Марат Әхмәтов сөт буенча да алга китешне әйтеп узды.

Министр һәр хуҗалыкның үзләре эшләп алган акчага яшәргә тырышуларыннан канәгать калды, хәтта кышын да кечкенә генә предприятие 5 объектта төзелеш алып бара, җитәкчеләр районның һәм республиканың авыл хуҗалыгы үсеше белән кызыксынып яшиләр һәм эшлиләр.

Утырышка йомгак ясап, Марат Әхмәтов, Министрлык хуҗалык җитәкчеләренең инициативаларын хупларга әзер, диде: “Үзегезгә тагын да текәрәк бурычлар куярга кирәк, ул сезнең хезмәткәрләргә дә көч өстәячәк һәм тулаем районның сыйфатлы үсешенә дә ышынычлы адым булачак”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International