Марат Әхмәтов Зәйдә шикәр бәйрәмендә катнашты

2014 елның 28 феврале, җомга

Бүген Зәй шәһәрендә шикәр бәйрәме уздырылды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты.

Чарада шулай ук “Челтәр компаниясе” ААҖнең генераль директоры Илшат Фәрдиев, Зәй муниципаль районы башлыгы Татьяна Воропаева, Сарман муниципаль районы башлыгы Нәфис Закиров, Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, Россия Шикәр җитештерүчеләр берлеге идарәсе рәисе урынбасары Сергей Миронов, «АГРОСИЛА ГРУПП» ЯАҖ генераль директоры Илдар Гимадеев, агрохолдинг һәм агрофирмалар җитәкчеләре һәм белгечләре һәм башкалар катнашты.

Шикәр бәйрәменә 2013 елның җитештерү алдынгылары – авыл хуҗалыгының, эшкәртү сәнәгатенең иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән һәм агрохолдингның тотрыклы эшчәнлегенә үзләреннән зур өлеш керткән хезмәткәрләре дә чакырылган иде. Аларга иң җылы сүзләр һәм теләкләр җиткерелде.

Зәй муниципаль районы башлыгы Татьяна Воропаева барлык катнашучыларны шикәр бәйрәме белән котлады һәм тырыш, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. “Сез мул уңыш алу өчен янып-көеп эшләдегез, быел “Зәй шикәре” ААҖ рекорд дәрәҗәсендә уңыш алуга иреште – бу сезнең уртак хезмәт нәтиҗәсе».

Марат Әхмәтов «АГРОСИЛА ГРУПП» ЯАҖ эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм 115 мең тонна шикәр җитештерү – бу бик яхшы күрсәткеч, әмма ул иң чик күрсәткеч түгел, дип билгеләп үтте. “Без әле киләчәктә шикәр җитештерүне 200 тоннага да җиткерә алырбыз, бөртекле культуралар буенча да югары уңышка ирешербез”, - дип ассызыклап әйтте министр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International