Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Кама аръягы зонасында «Эссен» гипермаркетлары сәүдә челтәрләрен яшелчә продукциясе белән тәэмин итеп торумәсьәләсе буенча киңәшмә булды.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов уздырды.
Чарада "Эссен Продакшн АГ" ЯАҖ генераль директоры Леонид Барышев, Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары берләшмәсе рәисе урынбасары Руслан Мифтахетдинов, «Оптовик» ҖЧҖнең коммерция директоры Игорь Отпущенников, Әгерҗе, Бөгелмә, Лениногорск, Минзәлә, Түбән Кама, Тукай муниципаль районнары хуҗалыклары һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча оештырылды. Ул бу елның шушы аенда «Эссен Логистик» компаниясенең логистика үзәгендә була. «Эссен Продакшн АГ» ЯАҖнең генераль директоры Леонид Барышев Татарстан Республикасы Президентына үзебездә җитештерелгән яшелчәгә кытлык кичерүләре турында сөйләгән, кәбестә, суган, бәрәңгене еш кына читтән кайтарулары хакында әйткән. Леонид Барышев республиканың авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләреннән чикләнмәгән күләмдә аларның продукцияләрен алырга әзер булулары турында әйткән, әмма аның сүзләреннән күренгәнчә, еш кына авыл халкы үз продукциясен сәүдә челтәре таләпләренә алыштырырга әзер түгел.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы киңәшмәсендә Татарстанның Кама аръягы зонасыавыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең яшелчә продукциясе белән сәүдә челтәрләрен тәэмин итеп тору шартлары каралды. Хуҗалыклар җитәкчеләре үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, критерийларын һәм шартларын төгәлләштерделәр. Сервис-логистика үзәген үстерү кысаларында Эссен Татарстан фермерларының продуктларын башлангыч эшкәртүне оештыру исәбенә фермерлар продуктларын сатуны арттырырга тәкъдим итә. Генераль директор әйтүенчә, аларның сәүдә челтәре фермер продуктларын нәтиҗәле сатуны тәэмин итә алачак.
Очрашу ахырында Николай Титов киңәшмәдә катнашучы хуҗалыклар җитәкчеләренә, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә: «Без продукт җитештерергә өйрәндек, хәзер инде безгә аны сатарга өйрәнергә кирәк», - диде. Министрның беренче урынбасары шулай ук Кама аръягы яшелчә кластерын үстерү программасын эшләргә тәкъдим итте.