Россия – шикәр чөгендере җитештерүдә лидер

2014 елның 3 марты, дүшәмбе

Россиядә чөгендер чәчеп үстерелә торган төп зоналар - кара туфраклы Үзәк һәм Төньяк-Кавказ төбәкләре, алар барлык мәйданның 76%ын тәшкил итәләр, шулай ук Башкортостан, Татарстан Республикалары, Пенза өлкәсе, Алтай крае. Кызганычка каршы, чәчелә торган зоналарның чикле булуы сәбәпле, бу культураны игү мөмкинлеге Россиянең бары тик 27 төбәгендә генә бар, аларда да аның уңдырышлылыгы, сыйфаты һәм чыгымнар дәрәҗәсе төрлечә.

2013 елда шикәр чөгендереннән рекорд уңыш алынды – гектарыннан 431,8 центнер. Нәтиҗәдә шикәр чөгендеренең гомуми чиста күләме 37,7 млн. тоннаа тәшкил итте, бу 2013-2020 елларга авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасының максатчан индикаторыннан 2,2 млн. тоннаага артыграк. Россия шушы күрсәткечләр белән дөньякүләмендә беренче урынга чыкты.

Әлеге культураның иң күп өлеше Краснодар краенда (6792,8 мең тоннаа), Тамбов өлкәсендә(4144,4 мең тонна), Воронежской (4053,1 мең тонна), Курской (3613,4 мең тонна) и в Липецкой областях (3547,8 мең тонна).

Максимальный валовой сбор по этой культуре собран в Краснодарском крае (6792,8 мең тонна), Тамбов өлкәсендә (4144,4 мең тонна), Воронеж өлкәсендә (4053,1 мең тонна), Курскөлкәсендә (3613,4 мең тонна) һәм Липецк өлкәсендә (3547,8 мең тонна).

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Орел өлкәсендә шикәр чөгендеренең уңышы рекорд күләмгә җитте, 1990 елдагы 926,2 мең тонна уңыштан 2013 елда 1897,1 мең тоннага җитте һәм 2013 елда Чечня Республикасында да бу уңыш 2003 елгы 21,7 мең тоннадан 74,6 мең тоннага җитте.

Тагын иң күп уңыш Ставрополь краенда (599,8 ц/га), Краснодар краенде (523,4 ц/га), Тула өлкәсендә (506,0 ц/га), Карачай-Черкес Республикасында (496,6 ц/га) һәм Тамбов өлкәсендә(492,8 ц/га) тәшкил итә.

1990 елдан 2013 елга кадәр Ставрополь (599,8 ц/га), Краснодар крае (523,4 ц/га), Тула өлкәсе (506,0 ц/га) Карачай-Черкес (496,6 ц/га) чөгендер игүчеләре шактый зур уңышка ирештеләр.

Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы субъектларының алдан биргән күрсәткечләре буенча 2014 елда шикәр чөгендерен 926,3 мең га мәйданда үстерү планлаштырыла, бу 2013 ел белән чангыштырганда 21,8 мең гектарга күбрәк.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры Петр Чекмарев билгеләп үткәнчә, быел бу куль тура уңышы 36,3 млн. тонна, уңдырышлылык 392,0 ц/га булыр дип көтелә.

Алдагы елларга әлеге культураның тулаем күләмен арттыруга ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чараларын куллану, шулай ук югары сыйфатлы орлык куллану нәтиҗәсендә ирешергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International