Казанда IV Халыкара ветеринария конгрессы булачак

2014 елның 4 марты, сишәмбе

Агымдагы елның апрель башында Казанда IV Халыкара ветеринария конгрессы булачак.

Халыкара ветеринария конгрессы Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россия кошчылык берлеге һәм башкалар катнашында ветеринария ассоциациясе тарафыннан оештырыла.

Конгресста авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, диагностика лабораторияләренең, административ ветеринария учреждениеләренең җитәкчеләре һәм ветеринария белгечләре, терлекчелек продукциясен җитештерү технологлары; кече йорт хайваннары авырулары буенча махсус практика узучы табиблар, фәнни хезмәткәрләр, ветеринария югары уку йортлары аспирантлары, студентлары һәм башкалар катнашачак.

IV Халыкара ветеринария конгрессы кысаларында гадәттәгечә ветеринария һәм медицина җайланмалары, хайваннар авыруларын дәвалау һәм профилактикалау өчен фармакология препаратлары, хайваннарны карап тоту өчен яраклы инструментлар, терлек апзыгы һәм азыкка өстәмәләр һәм махсуслаштырылган кулланма әдәбият күргәзмәсе булачак.

Күргәзмәдә шулай ук үзебезнең һәм чит илләрнең ветеринария индустриясе яңалыклары күрсәтеләчәк. Күргәзмә стендлары буенча оешмалар вәкилләре һәм консультантлар килүчеләрнең сорауларына җаваплар бирәчәкләр һәм тәкъдим ителә торган җайланмаларны эшләтеп күрсәтәчәкләр.

Конгресс конференцияләрендә сөт һәм ит терлекчелегендәге, сәнәгать кошчылыгындагы һәм дуңгызчылык тармагындагы бүгенге ветеринария проблемалары турында фикер алышачаклар. Конгресс кысаларында азык-төлек иминлеге һәм ветеринария белеме мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр узачак. Кече йорт хайваннарын диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалау буенча «Рентгенология», «Ветеринария менеджменты», «Ветеринария стоматологиясе» темалары буенча мастер-класслар һәм лекцияләр каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International