Орлыкчылар елга йомгак ясадылар

2014 елның 3 марты, дүшәмбе

Узган атнада Арча муниципаль районында «Ак Барс Агро» ҖЧҖ хуҗалыгы базасында «Татарстанның элиталы орлыклары» Ассоциациясе СРО (үз-үзләрен җайга салучы оешмалар) әгъзаларының гомуми хисап җыелышы булып узды.

Әлеге җыелышта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты ДФУ директоры Марсель Таһиров, "Россельхозцентр"ның Татарстан Республикасы буенча ФДБУ филиалы җитәкчесе Таһир Һадиев, "Биопрепаратлар" НПИ ҖЧҖ директоры Римма Ибәтуллина, "Агро-Альянс" МТС ҖЧҖнең төбәк вәкиллеге директоры Илдар Имамиев и орлыкчылык хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар Ассоциациянең узган елгы эшчәнлегенә йомгаклар ясадылар. Ассоциация составында барлыгы 45 әгъза бар, 7 хуҗалыктан («Апас» АФ ҖЧҖ, «Кәлимуллин И.А.» КФХ ИП, «Хузангай» АХҖК (СХПК), «Биектау» АФ ҖЧҖ, «КулонАгро», «Күтәмә» АФ ҖЧҖ, Чирмешән-Агро» ҖЧҖ) 1 елга кадәр сынау срогы белән кандидатлар кабул иттеләр.

Хисап елында ике орлыкчылык хуҗалыгы: Арча муниципаль районы «Корса МТС» ҖЧҖ һәм Биектау муниципаль районы “Суксу” ҖЧҖ ягыннан кайбер хокук бозулар ачыкланды. Ассоциация җитәкчелеге бу орлыкчылык хуҗалыкларын статустан мәхрүм итү мәсьәләсен карады.

Киңәшмә барышында җитештерүне ирекле сертификацияләүгә һәм орлыкчылык хуҗалыкларын Россия Федерациясе реестрына кертүгә, шулай ук Татарстан Республикасында орлыкчылык системасын камилләштерүгә бәйле мәсьәләләркаралды.

Гомуми җыелыш кайбер норматив документларны раслады, болар: “Орлык базары операторлары турында” һәм “Ревизия комиссиясе турында” нигезләмәләр, юридик һәм физик затларны СРО әгъзалары итеп кабул итү кагыйдәләре һәм алдагы елга Ассоциация әгъзалары һәм дирекция арасында үзара мөнәсәбәтләр һәм үзара исәп-хисаплар тәртибе; 2014 елга эшчәнлекнең төп юнәлешләре каралды һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру юллары билгеләнде.

Шулай ук “Елның иң яхшы орлыкчылык хуҗалыгы” конкурсына йомгаклар ясалды, аның нәтиҗәләре буенча җиңүчегә күчмә кубок тапшырылды. Беренче урынны – Арча муниципаль районының “Ак Барс Агро” ҖЧҖ, икенче урынны – Буа муниципаль районының “Кыят” ААҖ, өченче урынны Балтач муниципаль районының “Тимирязов” ҖЧҖ алды, өч җиңүчегә дә акчалата премияләр бирелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International