Чәчүлекләрне кимерүчеләрдән сакларга кирәк

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

Быел көзге культуралар чәчүлекләрендә тычканнар төреннән булган кимерүчеләр саны арткан.

Моның сәбәпләре республикада соңгы елларда туфракны өстән генә эшкәртү, күпьеллык картайган үсемлекләр чәчүлекләреннән озак вакыт файдалану, чәчүлекләрнең чүп үләннәр белән каплануы, уңыш җыйгандагы технологик югалтулар булырга мөмкин.

Шуны истә тотарга кирәк, тычканнар төреннән булган кимерүчеләр күп ашучан һәм ишәючән булалар, алар, көзге культураларның шытымнары белән тукланып, чәчүлекләрне юкка чыгарырга мөмкин, һәм, әгәр аларның үрчүен һәм таралуын вакытында туктатмасаң, алар 3тән 5 километрга кадәр күченеп йөрергә сәләтлеләр. Бер кыр тычканы тәүлегенә үзенең авырлыгына карата 300%ка кадәр яшел сабак ашый ала.

Тычканнар төреннән булган кимерүчеләр санын киметү өчен "Россия авыл хуҗалыгы үзәге" ФДБУның Татарстан Республикасы филиалы көзге культуралар кырларын, күпьеллык үсемлекләрне, юл кырыйларын, урман полосаларын һ.б.ларны тикшереп чыгарга тәкъдим итә.

Зыян салу чиктән тыш артып киткән (көзге культуралар өчен – гектарга 30 оя, күпьеллык үсемлекләр өчен - гектарга 70 оя) очракта, кимерүчеләрнең азуына юл куймыйча, эшкәртү эшләренә керешергә тәкъдим ителә.

Чәчүлекләрне кимерүчеләрдән яклау системасы булмау, аларның санын арттыруга гына китереп калмыйча, кешеләрдә тычкан бизгәге авыруын китереп чыгарырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International