Кулланучылар кооперациясе эшчәнлеген саклап калу һәм үстерү мәсьәләсе республика өчен бик мөһим. Бу хакта бүгенТатарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узганкиңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте. Киңәшмәне Президент үзе үткәрде. ЧарадаТатарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 2014 елның 1 кварталындагы эш йомгаклары турында нотык белән Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары (Татпотребсоюз) берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов чыгыш ясады. Аерым алганда, ул агымдагы елның 1 кварталында эшчәнлек күрсәткечләре төшкән район кулланучылар җәмгыятьләрен атап китте. Моннан тыш, Мәхмүт Фәттахов Татпотребсоюз кысаларында әзерләү эшчәнлеге алып барылмый торган территорияләр турында да әйтеп узды. Татпотребсоюз башлыгы чыгышыннан чыгып, Рөстәм Миңнеханов, кулланучылар кооперациясе системасы озак еллар нәтиҗәле эшләп килде һәм үзенең кирәклеген раслады. Бүген исә тупланган тәҗрибәне файдалану бик мөһим, диде. - Татарстан Республикасы кулланучылар кооперациясе системасының мөһим социаль функция үтәвен дә онытмаска кирәк. Димәк, без кулланучылар кооперациясенә мөнәсәбәтне үзгәртергә тиеш, диде Президент.