Кичә «Бердәм дөнья – Бердәм сәламәтлек» IV Халыкара ветеринария конгрессы кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты директоры Светлана Дресвянникова белән очрашу булды.
Очрашуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, ”Ветеринария үзәге” ФДБУ директорының беренче урынбасары Татьяна Мочалова һәм башкалар катнашты.
Очрашу барышында узган чордагы эшчәнлек мәсьәләләре, агымдагы эшчәнлек мәсьәләләре һәм киләчәккә куела торган бурычлар каралды һәм фикер алышулар булды.