Агымдагы елның 9 апрелендә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында галимнәр Россия кошчылык берлеге Президенты, Бөтенроссия кошчылык фәнни-тикшеренү һәм технологик институты (ВНИТИСП) директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, РФА академигы, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе Владимир Фисинин белән очрашу уздырдылар. Очрашуда «Татптицепром» ААҖ генераль директоры Марс Алиев катнашты.
Владимир Фисинин үз чыгышында фәндәге реформаларга, РФА Уставын кабул итүгә, ФАНО РФА вәкаләтләрен чикләү перспективаларына кыскача тукталып китте. Ул, илебез бары тик инновацияләр белән генә үсеш ала, ә инновацияләрне фән эшли, дип ассызыклады.
Аның сүзләреннән күренгәнчә, кош итег җитештерү 1997 ел белән чагыштырганда 6 мәртәбә арткан һәм ул 3,8 млн. тоннадан артыграк. Россия кошчылык берлеге системасы җайлы эшли. Бу системаның төп звеносын фән тәшкил итә, шуңа күрә ул уңышлы бара. Әгәр Россия 2000 елда дөньяда кошчылык эшчәнлеге буенча 20 урында торган булса, 2013 елда – 4 урында.
Бу очрашуда шулай ук продукциянең сыйфаты, экологизация, кош-кортны карау технологияләрен камилләштерү мәсьәләләребуенча да фикер алышу булды. Чыгышын йомгаклап, Владимир Фисинин, Россия фәненең инновацион куәте гаять зур, һәм аны авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен файдаланырга кирәк, диде һәм институт галимнәренә эшләрендә уңышлар теләде, дип хәбәр итә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ).