IV Халыкара ветеринария конгрессы үз эшен башлады

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе

Бүген IV Халыкара ветеринария конгрессы эшли башлады, ул Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россия кошчылык берлеге, дуңгыз үстерүчеләрнең һәм сөт җитештерүчеләрнең илкүләм берлекләре, Илкүләм ит ассоциациясе, парактик ветеринария табиблары һәм Росветкормсоюз катнашында Россия ветеринария ассоциациясе тарафыннан оештырыла.

Сәламлау хаты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады.

Министр, әлеге чара хайваннардагы төрле авыруларны профилактикалау һәм бетерү өчен күп илләрнең һәм белгечләрнең үзара тырышлыгын таләп итә торган бүгенге шартларда аеруча әһәмиятле, дип белдерде.

“Әлеге чара үзебезнең һәм чит ил ветеринария фәне һәм медицинасы өлкәсендәге багланышларны ныгытырга, үзара хезмәттәшлек итүнең яңа юлларын ачарга, илләрнең һәм территорияләрнең ветеринария-санитария иминлеген, АПК продукциясенең биологик иминлеген тәэмин итүнең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәчәк дип ышанам”, - диде Марат Әхмәтов.

Балтач, Әлки, Саба муниципаль районнарының ветеринария табибларына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Шулай ук сәламлау сүзләре белән, сөт һәм ит терлекчелегендә бүген актуаль булган ветеринария проблемалары турындагы мәгълүмат белән тематик конференция кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты директоры, ветеринария фәннәре кандидаты Светлана Дресвянникова чыгыш ясады.

Конгресста күтәрелә торган мәсьәләләрнең төп аудиториясе – ветеринария өлкәсендә идарә органнары вәкилләре, терлекчелек һәм кошчылык предприятиеләренең, диагностика лабораторияләренең ветеринария белгечләре, терлекчелек продукциясен җитештерүче технологлар, вак йорт хайваннары авырулары буенча практик ветеринария табиблары, фәнни хезмәткәрләр, ветеринария уку йортлары студентлары һәм башкалар.

Конгресс программасында беренче мәртәбә бер үк вакытта барлык терлекчелек һәм кошчылык тармаклары буенча секцияләр эшләре һәм берләштерелгән күргәзмә экспозициясе узачак, бу өлкәләрдә актуаль ветеринария һәм технологик проблемалар буенча, экологик, биологик һәм азык-төлек иминлеген, ветеринария белемен тәэмин итү буенча нотыклар булачак. Бу Халыкара эпизоотия бюросы, Берләшкән милләтләрнең азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы, “Бердәм дөнья – бердәм сәламәтлек” Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы стратегиясен гамәлгә ашыруга якынаюга ярдәм итәчәк.

Конгресс кысаларында азык-төлек иминлеге, ветеринария белеме мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр узачак. «Рентгенология», «Ветеринария менеджменты», «Ветеринария стоматологиясе» темаларына вак йорт хайваннарындагы авыруларны диагностикалау, профилактикалау һәм дәвалау хакында мастер-класслар һәм лекцияләр һ.б.лар үткәрү күздә тотыла.

Конгресс программасы, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://www.vet-kongress.com/

Конгресс үз эшен 11 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International