Таможня берлегенең техник регламентлары

2014 елның 11 апреле, җомга

2014 елның 1 маеннан Таможня берлегенең “Сөт һәм сөт продукциясе иминлеге турында” һәм “Ит һәм ит продукциясе иминлеге турында” техник регламентлары гамәлгә керә, алар Евразия икътисадыйСоветы комиссиясе тарафыннан 2013 елның 9 октябрендәге № 67 һәм № 68 карарлары белән расланган иде.

Әлеге регламентларда Таможня берлегенең таможня территориясендә әйләнешкә кертелә һәм туклану максатларында кулланыла торган сөт һәм сөт продукциясе иминлегенә, шулай ук чалына торган терлек продуктларына һәи ит продукциясенәкарата куллану һәм үтәү мәҗбүри булган таләпләр һәм җитештерү, саклау, ташу, утильләштерү процессында аларга бәйле башка таләпләр, шулай ук Таможня берлегенең таможня территориясендә продукцияне ирекле әйләнештә йөртүне тәэмин итү өчен маркировкалауга һәм төргәкләүгә каратаа таләпләр билгеләнгән.

Әлеге регламентлар нигезендә терлек чималының эшкәртелмәгән азык-төлек продуктларын эшкәртү (кабат эшкәртү) эшчәнлеген гамәлгә ашыра торган җитештерү объектлары дәүләт теркәвенә алынырга тиеш.

Шуңа бәйле рәвештә, ит терлекләрен чалуны гамәлгә ашыра торган барлык предприятиеләр, сөт, йомырка, балык, башка төрле су хайваннары продуктларын җыю (барлау) эшчәнлеген гамәлгә ашыра торган предприятиеләр рәсми рәвештә теркәлергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International