Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2012-2014 елларга Татарстан Республикасында яшьфермерларга ярдәм итү" ведомство программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итә.
"2012-2014 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү" ведомство программасын гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт ярдәме түбәндәге юнәлешләр буенча биреләчәк:
- ит һәм сөт терлекчелеге;
- ат, сарык, кәҗә үрчетү;
- дуңгыз үрчетү;
- авыл хуҗалыгының кошчылык тармагы;
- бөртекле һәм кузаклы культуралар җитештерү;
- бәрәңге үстерү;
- яшелчәчелек (ябык һәм ачык грунтта);
- җиләк-җимеш культураларын үстерү.
Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36 йорт, 3 кат, 307, 309 каб.
Документлар һәм гаризалар 20 көн дәвамында – 2014 елның 10 апреленнән 29 апреленә кадәр кабул ителә.
Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр һәм 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.