Агымдагы елның 14 апрелендә өстәмә һөнәри белем бирү системасының федераль дәүләт бюджетмәгариф учреждениесе Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында (ФГБОУ ДПОС ТИПКА) терлек үрчетүче техниклар-технологлар өчен укулар башлана.
Укулар барышында республикада эре мөгезле терлек үрчетүнең торышы һәм бозаулар үстерү, эре мөгезле терлекләрнең һәм дуңгызларның җенси төзелеше үзенчәлекләре, нәсел эше нигезләре, эре мөгезле терлекләрнең сөт һәм ит сыйфатын, авыл хуҗалыгы хайваннарын ясалма орлыкландыруны яхшырту, сөт сыерларын һәм аларны сөт ташлаткан чорда тукландыру технологиясе, эре мөгезле терлекләрне Европа технологиясе буенча ясалма орлыкландыру һ.б.лар белән танышачаклар.
Укырга килүчеләр каршында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, ТИПКА һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе галимнәре һ.б.лар чыгыш ясаячак дип көтелә.
Шулай ук, Биектау районының “Урак һәм Чүчкеч” ҖЧҖга барып, дәрес үткәрү дә планлаштырыла.