Фермерларга грантлар бирүгә гаризалар кабул итү бара

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

2014 елның 9 апреленнән гаилә терлекчелек фермаларына грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу буенча конкурста катнашуга гаризалар кабул итү бара. Конкурсны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештыра.

Теркәлгән һәм республика территориясендә эшчәнлек алып баручы, рәсми сайтта урнаштырылган таләпләргә туры килә торган барлык крестьян (фермер) хуҗалыклары Конкурста катнаша ала.

Гаризалар һәм документлар 2014 елның 8 маена кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36 йорт, 3 кат.

Документлар эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International