Кырларда язгы кыр эшләренең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанның Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнарында булып кайтты, анда ул кыр эшләренең барышы белән танышты. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөрде.
Башта ул Буа районы кырларын очкычта күтәрелеп өстән күзәтеп чыкты, аннары Күшке авылында районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды.
Агымдагы елның 2 маенда 13.00 сәгатьтә "Казань" халыкара ат спорт комлексында чабышкы һәм йөгерек атлар ярышларының җәйге сезонын ачу тантанасы була.
«Без бергә!» тарафдарлары һәм иҗтимагый оешмалары Форумының икенче этабы кысаларында сишәмбе көнне, 29 апрельдә, «Гражданнар җәмгыяте – безнең киләчәк» дигән темага фикер алышу утырышы булды. Чарада катнашучылар әңгәмә алып бару рәвешендә агросәнәгать комплексы һәм авыл тормышы проблемалары буенча фикер алыштылар.
Түгәрәк өстәл утырышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты урынбасары Илсур Сафиуллин һәм башкалар катнашты. Алар белән бергә иң четерекле мәсьәләләр хакындареспубликаның Әтнә, Саба, Балтач һәм башка районнары кешеләре дә фикерләштеләр.
Агымдагы елның 25-30 апрелендә Марий Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә Россия Федерациясе спорт министрлыгы, Россия Хоккей федерациясе тарафыннан, “Россиянең “Уңыш” ирекле спорт җәмгыяте” белән берлектә, авыл спортчылары арасында шайбалы хоккей буенча Бөтенроссия ярышлары уздырылды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе терлекчелек эшчәнлеге буенча артта калган хуҗалыкларга ярдәм итү максатында фермаларга чыкты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2014 елның 18 апрелендәге 82/2-пр номерлы боерыгы нигезендә агымдагы елның 25 апреленнән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендәге комиссия агрофирмаларга практик ярдәм күрсәтү максаты белән Мөслим муниципаль районына чыгып китте.
Агымдагы елның 21 апреленнән республикада «2014 елгы язгы кыр эшләрен башкару чорында хезмәтне саклау һәм җитештерү иминлеге таләпләрен үтәү» айлыгы бара.
Агымдагы елның 24-27 апрелендә Минзәлә шәһәрендә Татарстан Республикасының «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан XI “Сәламәтлек” авыл Спартакиадасы кысаларында авылрайоннарының волейбол буенча хатын-кызлар командалары арасында финал ярышлары үткәрелде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләре буенча 28 апрельгә чәчү эшләре республиканың 34 районында бара һәм ул 153,4 мең га мәйданда башкарылган.
Ел саен 28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә , аның төп максаты бөтендөньяҗәмәгатьчелегенең игътибарын җитди проблемаларга, шулай ук хезмәтне саклау культурасын булдыру һәм аны алга сөрү ничек итеп эш урынында ел саен үлем-китемне киметүгә китерергә мөмкин булуына юнәлтүдән гыйбарәт.