Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә агымдагы елның апрель ае эше йомгаклары буенча ветеринария белгечләре киңәшмәсе булды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков республиканың Питрәч, Теләче һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөрде.
Татарстан галимнәре колорадо коңгызына каршы көрәшнең яңа ысулын эшләгәннәр, дип хәбәр итәләр Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтыннан.
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Чистай һәм Яңа Чишмә районнарындагы язгы кыр эшләренең барышы белән танышты һәм аларны бәяләде.
Татарстан Республикасы Президенты белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөрде. Чистай районы кырларын карап чыкканнан соң кунакларны район башлыгы хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очраштырды.
2014 елның 1 маеннан Таможня берлегенең “Сөт һәм сөт продукциясе иминлеге турында” һәм “Ит һәм ит продукциясеиминлеге турында” техник регламентлары гамәлгә керде, алар Евразия икътисадый Советы комиссиясе тарафыннан 2013 елның 9 октябрендәге № 67 һәм № 68 карарлары белән расланган иде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләре буенча язгы чәчү республиканың барлык районнарында алып барыла. Чәчү 566,2 мең га мәйданда башкарылган, ул барлык мәйданның 33%ын тәшкил итә.
Бодай - 103,7 мең га, арпа – 260,2 мең га, бөртеклеләр 431,8 мең га. чәчелгән.
Агымдагы елның 1 маенда Буа муниципаль районының Боерган авылында модульле участок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды. Ул модульле участок ветеринария пунктларын ачуның республика программасы буенча төзелгән.
Федераль аграр ведомствода Нәселле терлекчелек өлкәсендә кагыйдәләр проектлары: «Россия Федерациясе ипподромнарында нәселле юртак атларны тикшерү һәм бәяләү методикасы» һәм «Россия Федерациясе ипподромнарында нәселле менге атларны тикшерү һәм бәяләү методикасы» эшләнде. Нормативлар Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты белән берлектә Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты белгечләре тарафыннан язылган.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнарында язгыкыр эшләренең барышы белән танышты. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөрде. Илдар Халиков язгы чәчү эшләре бара торган кырларны карап чыкты, шулай ук ике районда да авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды.
2 майда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Алексеевск һәм Спас муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы кырлары өстеннән очып узды. Аның белән бергәТатарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин йөрде.