Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә агымдагы елның апрель ае эше йомгаклары буенча ветеринария белгечләре киңәшмәсе булды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды һәм анда район ветеринария берләшмәләре башлыклары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары һәм баш белгечләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Дәүләтветинспекциясе территориаль бүлекләре башлыклары катнашты.
Киңәшмә барышында республика дәүләт ветеринария хезмәтенең агымдагы елның апрель ае эшчәнлегенә барлык юнәлешләр буенча анализ ясалды һәм алдагы чорга бурычлар куелды.