Илдар Халиков Татарстанның өч районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты

2014 елның 6 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков республиканың Питрәч, Теләче һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөрде. Эшне Питрәч муниципаль районыннан башладылар. Вертолетта район кырлары өстеннән очып, андагы эшләрнең барышын күзәтеп чыктылар, аннары Ленино-Кокушкино авылы янындагы кошчылык фабрикасы мәйданында районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә узды.

Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров районда авыл хуҗалыгының торышы һәм язгы кыр эшләренең барышы турында сөйләде.

Аның әйтүенчә, районда чәчү 7,7 мең га мәйданда башкарылган, бу барлык мәйданның 21 %ын тәшкил итә. Көзгекультуралар 14,1 мең га чәчелгән булган.

Теләче муниципаль районындагы язгы кыр эшләренең барышы турында район башлыгы Илдус Зарипов районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән очрашуда таныштырды, җыен Теләче авылында Гиниятуллин КФХ янында узды.

Ул язгы культураларның 22 процент мәйданда чәчелгән булуын билгеләп үтте, барысы 24,7 мең га җир чәчәсе. Көн саен 1,8 мең га җир чәчелә. Чәчүне 8-9 көн эчендә төгәлләү планлаштырыла. Район аграрчылары бүген кирәкле техника, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителгән. Көзге культуралар 9,1 мең гектарда чәчелгән, бүгенге көндә аларның торышы яхшы. Көзге культураларны тукландыру һәм тормалау төгәлләнде, дип сөйләде район башлыгы.

Марат Әхмәтов, Теләче районына сөт терлекчелегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк, диде. Әлеге тармакта район Әтнә муниципаль районына тигезләшергә тиеш. Бу ике районның мәйданнары бер үк күләмдә, ә Әтнә районы аграрчылары сөтне ике мәртәбә күбрәк җитештерәләр, дип билгеләп үтте ул.

Илдар Халиков әйтүенчә, агымдагы елның 1 кварталы икътисадый нәтиҗәләре буенча Теләче муниципаль районы унберенче урынны биләп тора. Рейтингта әйдәүче урынны алырга районның мөмкинлекләре җитәрлек, диде ул.

Очрашу ахырында Премьер-министр район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең сорауларына җавап бирде.

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән Илдар Халиков Олы Елга һәм Саескан Тавы авыллары арасында урнашкан «Кама-Агро» агрофирмасы кырында очрашты.

Район буенча чәчү мәйданының гомуми күләме 83,8 мең га. Балык Бистәсе районында чәчү эшләренең яртысына да җитмәгәннәр әле. Район башлыгы Илһам Вәлиев әйтүенчә, сабан ашлыгы һәм бөртекле культураларның 30 проценты чәчелгән. Районның эре мөгезле терлекләр белән тәэмин ителеше 100%, җирле гаилә фермалары уңышлы эшли.

Марат Әхметов, Балык Бистәсе районы авыл хуҗалыгы буенча әлегә түбән рейтингта тора, диде. Ул аграрчыларны барлык юнәлешләр буенча да системалы эшләргә өндәде һәм Илдар Халиковны районның әле алдагы берничә елда иң яхшы күрсәткечләр бирәчәгенә ышандырды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры, үз чиратында, Балык Бистәсе районының күп кенә юнәлешләр буенча нәтиҗәләре начар түгел, әмма авыл хуҗалыгы буенча республикада арттан баручыларның берсе, диде. Илдар Халиков әйтүенчә, районда бу хәлне үзгәртү өчен бөтен нигезләр дә бар.

«Күргәнебезчә, тәртип булган, шулай ук хуҗалык башлыгы үзе катнашкан һәм бөтен мәсьәләләр белән җитәкче шәхсән үзе шөгыльләнгән районнарның гына эшләре нәтиҗәле”, - диде ул. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы сүзләреннән күренгәнчә, язгы кыр эшләренең ничек оештырылуына күп нәрсә бәйле, шуңа күрә, әлегә һава шартларының да уңай булуыннан файдаланып, барлык эшләрне вакытында һәм сыйфатлы башкарып чыгу бик мөһим. Уңай мисал итеп, бүген иң яхшы нәтиҗәләр бирә торган Әтнә муниципаль районын китерде.

Илдар Халиков журналистлар белән әңгәмәдә, һава шартлары хәзер республиканың барлык районнарында да бөтен көчкә эшләү мөмкинлеген бирә, диде. Аграрчылар бүгенгә кирәкле техника, ягулык-майлау маттериаллары һәм ашлама белән тәэмин ителгән. Ул, якындагы ике көндә республика чәчү кампаниясе темплары буенча 50 процент рубежны узар, дип ышаныч белдерде.

«Билгеле ки, лидер-районнар бар, шул ук вакытта арттарак баручы районнар да бар, әмма моның сәбәбе эшнең начар оештырылуында түгел. Бүгенге көнгә эш начар оештырылган районнарны күрмәдек әле без”, - диде Илдар Халиков. Ул, язгы кыр эшләренең барышына бәйле мәсьәләләрне дә, шулай ук бүген авыл кешеләрен борчый торган башка проблемаларны да урыннарда хәл итәр өчен республика җитәкчелеге кырларны карауны һәм аграрчылар белән очрашуларны дәвам итәчәк, диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International