Агымдагы елның 28-30 маенда “Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе” югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе базасында "Ветеринария медицинасы һәм зоотехния, мәгариф, җитештерү: актуаль проблемалар" буенча Бөтенроссия фәнни-тикшеренү конференциясе узачак.
Тукай муниципаль районының Күзкәй авылында модульле участок ветеринария пунктларын төзүнең республика программасы буенча төзелгән модульле участок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, язгы чәчү 1706,5 мең га мәйданда башкарылган, ягъни 98 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кичә Ютазы һәм Баулы районнарында кыр эшләренең барышы белән танышты. Министр белән Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин, Баулы районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ринат Фәхриев һәм башкалар йөрде.
Татарстанда инвесторлар республика сөтенең 52 процентын җитештерә. Узган тәүлектә алар 1680,5 тонна сөт җыйганнар, бу узган елның шушы чорына караганда 155,3 тоннага күбрәк.
Республика хуҗалыкларында терлек азыгын әзерләү техникасын туплау дәвам итә. Бүгенгә 948 азык җыю комбайны, 1844 чапкыч, шулардан 283 үзйөрешле заманча чапкыч, 1525 тыгызлау җайланмасы һәм 1036 тырмалау-кабарту җайланмасы бар. Техника саны елдан-ел кими бара, азык әзерләү техникасы белән норматив буенча тәэмин ителеш 50-60 %тан артмый.
Бүген, 22 майда, Казанда умартачылык буенча республика семинар-киңәшмәсе булды.
Төп нотык белән “Умартачылык идарәсе” ДБУ генераль директоры Рәшит Сафиуллин чыгыш ясады. Ул “2011-2020 елларга Татарстан Республикасында умартачылыкны үстерү” төбәк программасын гамәлгә ашыру кысаларында республика умартачылыгын үстерү перспективалары турында сөйләде.
21 майда Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында “Бөтендөнья сәүдәоешмасы һәм Таможня берлеге кысаларында аграр секторның конкуренциягә сәләтлелеген һәм нәтиҗәлелеген арттыру проблемалары” буенча халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды.
Конференциядә Россиянең, Беларусиянең, Украинаның, Казахстанның алдынгы фәнни үзәкләреннән 250дән артык галимнәр, мөгаллимнәр, аспирантлар, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә “Татарстан Республикасы муниципаль районнарында имин булмаган пунктларны туберкулездан савыктыру буенча ветеринария-санитария һәм оештыру-хуҗалык чараларының барышы турында” киңәшмә узды.