Ярминкәне ачу алдыннан алар сәүдә рәтләрен карап чыктылар, продукция төрләре белән таныштылар, сатып алучылар белән сөйләштеләр, аларның тәкъдимнәрен. Теләкләрен тыңладылар.
Ярминкәгә Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрүчеләренең, фермер һәм крестьян хуҗалыкларының: ит һәм сөт продукциясе, кондитер һәм бакалея әйберләе, балык, бал һәм башка әйберләр чыгарылган иде. Барысы 40 предприятие үзләренең хәләл продукциясен алып килгән, шул исәптән күрше төбәкләрдән: Марий Эл республикасыннан, Пенза, Самара һәм Ульян өлкәләреннән дә бар иде.
Журналистлар белән очрашу барышында Марат Әхмәтов, республикада 2 млн.га якын мөселман яши, дип билгеләп үтте.Хәләл продукция алырга теләүчеләр аннан да күбрәктер. Шуңа күрә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең “Казан” агросәнәгать паркы кебек зур мәйданнарга үз продукцияләрен алып чыгу мөмкинлеге бар һәм аңа ихтыяҗ да зур. Аларның үз продукцияләрен арттыру мөмкинлеге дә барлыкка килә.
«Миңа ярминкәнең зур күләм узуы ошады. Татарстанда аңлы рәвештә икътисадның шушы өлкәсенә керергә теләүче товар җитештерүчеләр байтак икән”, - диде агросәнәгатьтәге бу яңа юнәлешне бәяләп, Марат Әхмәтов.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәләл продукциянең сыйфатына аерым игътибар бирде, бу сатып алучылар өчен дә бик мөһим.
«Әгәр без милләт сәламәтлеген кайгыртабыз икән, бу юнәлншн безгә үстерергә кирәк”,- дип дәвам итте ул үз фикерен.
Аграр ведомство башлыгы уенча, хәләл продукция җитештерү - перспективалы юнәлеш. Мондый товарлар белән Азия төбәкләренә дә чыгарга була, дип саный министр.
«Россиянең ВТО шартларында эшләвен исәпкә алсак, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы азык-төлек кластерының бу юнәлешен өстенлекле юнәлеш дип бәяли”, - дип, хәләл продукциягә тагын бер бәч бирде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Шуңа бәйле рәвештә, “Казан” агросәнәгать паркы территориясендә хәләл продукция моннан соң, бүгенге кебек зур күләмдә булмаса да, даими рәвештә булачак”, - дип әйтте министр.
«Агросәнәгать паркы җитәкчесе белән дә бу мәсьәлә буенча, хәләл продукция блогының күпме булырга тиешлеге хакында фикерләшербез”, - дип ассызыклады ул.
Хәләл продукция ярминкәсе моннан соң даими булачак, мөгаен, квартал саен булыр.
Аграр ведомство җитәкчесе, бер үк вакытта хәләл продукцияне җитештерү һәм урнаштыру мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк, дип саный. Белгечләрне җәлеп итеп, махсус стандартлар эшләргә, аларны күзәтчелек органнары белән килештерергә кирәк, - ди ул.
«Бу озын һәм кыен юл, әмма без аны үтәргә тиеш. Азык-төлек базарында конкуренция зур – хәләл продукциягә ихтыяҗ җитәрлек”, - дип нәтиҗә ясады Марат Әхмәтов.