Республикада сабан чәчүе төгәлләнеп килә

2014 елның 23 мае, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, язгы чәчү 1706,5 мең га мәйданда башкарылган, ягъни 98 % тәшкил итә.

Республикада бөртекле һәм кузаклы культур чәчү төгәлләнде, алар 1036,2 мең га мәйданны тәшкил итә (шул исәптән бодай - 469,4 мең га). Рапс - 77,6 мең га (фараздан 77%), көнбагыш – 65,8 мең га (86%), кукуруз – 205,1 мең га (95%). 
Районнарда чүп үләннәргә, корткычларга һәм авыруларга каршы чаралар үткәрелә. Чүп үләннәргә каршы чаралар 577,2 мең га мәйданда башкарылган, корткычларга һәм авыруларга каршы чаралар – 364,6 мең га мәйданда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International