Инвесторлардан "Ак Барс" ХК" ААҖ иң күп күләмдә сөт җитештергән

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

Татарстанда инвесторлар республика сөтенең 52 процентын җитештерә. Узган тәүлектә алар 1680,5 тонна сөт җыйганнар, бу узган елның шушы чорына караганда 155,3 тоннага күбрәк.

Инвестиция компанияләре арасында иң күп күләмдә сөт "Ак Барс" ХК" ААҖ тарафыннан җыелган – 400,2 тонна, узган елның шушы чорына караганда 28,2 тоннага күбрәк, чагыштырма күләме республиканыкыннан 12 % тәшкил итә. Холдингта бер сыердан тәүлеклек савым 16 килограмга якын (Татарстан Республикасы буенча – 14 кг).

Сөт күләме буенча икенче урында “Сөт иле” ҖЧҖ, һәркөнне 375,8 тонна сөт савыла. Бу күрсәткеч 2013 елгыдан 55,8 тоннага артыграк.

Бер сыердан уртача тәүлеклек савым буенча алдан баручылар: "Продпрограмма" АПК ҖЧҖ (25,1 кг) һәм "Кулон" АФ ҖЧҖ (22,0 кг).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International