Казанда ветеринария буенча Бөтенроссия фәнни-тикшеренү конференциясе узачак

2014 елның 26 мае, дүшәмбе

Агымдагы елның 28-30 маенда “Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе” югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе базасында "Ветеринария медицинасы һәм зоотехния, мәгариф, җитештерү: актуаль проблемалар" буенча Бөтенроссия фәнни-тикшеренү конференциясе узачак.

Чараны оештыручылар – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, зоотехния и ветеринария буенча Россия Федерациясе югары уку йортларының укыту-методик берләшмәсе, “Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе” югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе.

Конференциядә аграр югары уку йортлары системасында хайваннарның анатомиясе, гистологиясе һәм эмбриологиясе проблемалары, инновацияләр һәм заманча технологияләр, АПК өчен яшь галимнәр инновацияләре, аграр югары уку йортларында гуманитар фәннәрне укытуның бүгенге торышы һәм аларны камилләштерү юллары каралачак.

Россия төбәкләреннән галимнәр белән шулай ук хайваннардагы йогышлы патологиянең, инвазион авыруларның, ветеринария-санитария экспертизасының, терлекчелек һәм үсемлекчелек продуктлары иминлегенең, хайваннардагы йогышлы булмаган патологиянең актуаль мәсьәләләре буенча да фикер алышу булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International