Тукай муниципаль районының Күзкәй авылында модульле участок ветеринария пунктларын төзүнең республика программасы буенча төзелгән модульле участок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды.
Ачу тантанасында Тукай муниципаль районы башлыгы Васыйл Хаҗиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев, Тукай районы дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Әнсар Әбделманов, районның башка рәсми затлары катнашты.