21 майда Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында “Бөтендөнья сәүдәоешмасы һәм Таможня берлеге кысаларында аграр секторның конкуренциягә сәләтлелеген һәм нәтиҗәлелеген арттыру проблемалары” буенча халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды.
Конференциядә Россиянең, Беларусиянең, Украинаның, Казахстанның алдынгы фәнни үзәкләреннән 250дән артык галимнәр, мөгаллимнәр, аспирантлар, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Конференциядә катнашучыларны сәламләп Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов чыгыш ясады, ул Татарстанның аграр секторындагы уңышлар һәм проблемалар, аны киләчәктә үстерүнең өстенлекләре турында сөйләде.
«Конкуренциягә сәләтлелек факторы буларак, икътисадның аграр секторындагы структур алгарышлар» темасына нотык белән Россия Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Гатауллин (РГАУ-МСХА, Мәскәү шәһәре) чыгыш ясады. Соңгы 20 елда Россия авыл хуҗалыгы үсешен тирәнтен анализлау нигезендә ул икътисадтагы җитди тискәре күренешләрне билгеләп үтте. Авыл хуҗалыгы зур шәһәрләр тирәсендә, федераль трассалар, елгалар һәм тимер юллар янында тупланган. 40 млн гектардан артык ташландык җирләр бар. Аерым төр категория хуҗалыклар буенча да тискәре тенденция күзәтелә. Бары тик 47,3 % сөт, 13 % бәрәңге, 17,1 % яшелчә эре авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан җитештерелә, калган өлеше фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар тарафыннан җитештерелә, бу исә технологияләрне гадиләштерүгә китерә. Ул, авыл хуҗалыгы җитештерүен инвестицияләүгә дәүләт ярдәме күрсәтеп, бу хәлдән чыгуның нәтиҗәле юлларын тәкъдим итте.
Татарстанның авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Марсель Таһиров ВТО һәм ВС шартларында фәнни тәэмин итүнең актуаль проблемаларын яктыртты. Ул, бүген су, туфрак, энергия, биотөрлелек кебек табигать ресурсларына котлык бар, дип ассызыклады. Шуңа күрә фән һәм практиканың төп бурычы – эшкәртелә торган җирләрнең һәр гектарыннан табыш кайтару. Базарда конкуренциягә сәләтле булып калу өчен җитештерү өлкәсендә дә, шулай ук фәнни тикшеренүләр өлкәсендә дә интеграция кирәк.ул биотехнологик һәм молекуляр-генетик ысуллар файдалану нигезендә селекция программаларның нәтиҗәлелеген арттыру проблемасына аерым тукталды.
Бүген институт күп кенә позицияләр буенча, авыл хуҗалыгын үстерә торган яңа сортлар, техгологияләр, оригиналь орлыклартәкъдим итеп, чит ил фермалары белән базарларда ярыша.
Түбән Новгородның Кадрларны яңадан әзерләү институты ректоры В.Д. Козлов үз нотыгында, базарлардагы үзгәрешләргә оператив иярә торган нәтиҗәле җитештерү модельләрен булдыру зарурлыгы өлгерде, дип билгеләп китте. Конкуренцияле булу өчен нәтиҗәсе булырлык карарлар кабул итәргә, вәзгыятьнең даими мониторингы булырга тиеш. Ул укыту программаларының, дистанцион укытуны, авылда кадрлар белән тәэмин итүне арттыру ның мөһимлегенә дә тукталды.
Актуаль нотыклар белән «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» җитәкчесе Т.Г. Һадиев, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясеәгъза-мөхбире И.А. Гайсин, Украина Агроберлеге вәкиле А.Ф.Пашковский һәм башкалар чыгыш ясадылар.
Пленар утырыштагы нотыкларны тыңлаганнан соң, республиканың алдынгы технологияләрне актив кулланучы эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре аларны үзләштерү тәҗрибәләре турында сөйләделәр. Конференциядә кузгатылган проблемаларның күбесе аларны алга таба тирәнтен фәнни тикшеренүне таләп итә.