Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә “Татарстан Республикасы муниципаль районнарында имин булмаган пунктларны туберкулездан савыктыру буенча ветеринария-санитария һәм оештыру-хуҗалык чараларының барышы турында” киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Ветеринария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов һәм башкалар катнашты. Төп нотык белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов чыгыш ясады.
2008 ел башыннан бүгенге көнгә кадәр 12 имин булмаган пункт теркәлгән, аларда 3128 баш эре мөгезле терлек авырган. Нотыкчы билгеләп үткәнчә, хуҗалыкларда савыктыру чаралары системалы аллергия тикшеренүләре һәм бер үк вакытта авыру терлекләрне сәламәт терлекләргә алыштыру ысулы белән башкарыла. Туберкулез чыганакларын бетерү буенча чаралар комплексына алына торган сөт продукциясен зарарсызландыру, хезмәт күрсәтүче персоналның сәламәтлеген тикшереп тору, системалы рәвештә 45 көн саен терлекләрне туберкулезга тикшерү, башкарылган эшләрнең сыйфатын ачыклап, ветеринария-санитария чараларын башкару керә. Алмаз Хисаметдинов билгеләп үткәнчә, җәйге җәйләү чорына савым сыерлары фермалары территорияләрен тирестән чистартырга, барлык терлекчелек биналарын санитария ягыннан чистартырга һәм юарга, шулай ук фермалар һәм терлекчелек биналары территорияләрендә башлангыч дезинфекцияләүне, шулай ук йомгаклау дезинфекцияләвен башкарырга кирәк.