Республика хуҗалыкларында терлек азыгын әзерләү техникасын туплау дәвам итә. Бүгенгә 948 азык җыю комбайны, 1844 чапкыч, шулардан 283 үзйөрешле заманча чапкыч, 1525 тыгызлау җайланмасы һәм 1036 тырмалау-кабарту җайланмасы бар. Техника саны елдан-ел кими бара, азык әзерләү техникасы белән норматив буенча тәэмин ителеш 50-60 %тан артмый. Чапкычларның һәм азык җыю комбайннарының куәте көн саен 20 мең га мәйданнан терлек азыгы җыярга мөмкинлек бирә, июньаенда күпьеллык үләннәрне беренчел җыюны 480 мең га мәйданда башкарып булачак. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге хәбәр иткәнчә, техникага йөкләнешнең зур булуын һәм техника паркының искерүен исәпкә алып, районнарда азык җыю техникасын вакытында әзерләү һәм ремонтлау аеруча мөһим. Хуҗалыкларга азык әзерләү техникасын механизаторларга беркетергә һәм кирәкле запас частьләр кайтару мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә азык әзерләүдә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә практик ярдәм күрсәтү өчен җаваплы белгечләр беркетелде. 2 июньнән 6 июньгә кадәр, беркетелгән белгечләр хуҗалыкларга чыгып, терлек азыгы әзерләү техникасының әзерлеген кабул итүне башкарачаклар. Шушы вакытка барлык терлек азыгы әзерләү техникасы әзер булырга тиеш, азык җыю комбайннарының һәм үзйөрешле чапкычларның әзерлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Һәр комбайнны комиссия кабул итәчәк. Гомумән алганда, терлек азыгы әзерләү техникасының бүгенге көнгә әзерлеге түбәндәгечә: азык җыю комбайннары – 75%, трактор тырмалары – 70%, тыгызлау җайланмалары – 72%. Азык әзерләү техникасының төп комплексын туплауга Актаныш, Буа, Балтач, Кайбыч, Тукай муниципаль районнары җаваплы караганнар һәм әзерләнгәннәр. Арча, Югары Ослан, Яңа Чишмә, Азнакай, Алексеевск, Әлмәт, Кама Тамагы, Кукмара, Мамадыш, Чирмешән, Ютазы муниципаль районнарында ремонт эшләренең темпларын шактый арттырырга кирәк булачак. Шулай ук "Красный Восток-Агро", "Сөт иле", "Ак Барс" ХК" ААҖ , "Агросила Групп" агрохолдингларында да терлек азыгын әзерләү техникасын туплау темпларын тизләтергә кирәк.