Марат Әхмәтов Ютазы һәм Баулы районнарында кыр эшләренең барышы белән танышты

2014 елның 23 мае, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кичә Ютазы һәм Баулы районнарында кыр эшләренең барышы белән танышты. Министр белән Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин, Баулы районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ринат Фәхриев һәм башкалар йөрде. 
Кырлар өстеннән очып узганнан соң Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Исергәп һәм Яңа Баулы авыллары арасындагы кырда районның авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Марат Әхмәтов әйтүенчә, республиканың көньяк-көнчыгыш районнары, аерым алганда Баулы районы, өчен коры һава торышы гадәти хәлгә өйләнеп бара. Кайбер хуҗалыкларның корылыкка каршы тору буенча тәҗрибәсе дә бар инде, алар республиканың башка районнары белән дә үз тәҗрибәләрен уртаклаша алалар, дип билгеләп үтте министр. “Коры көннәр торуга карамастан, Баулы аграрчыларының киләчәккә өмет белән караулары сөендерә”,дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. Очрашу барышында министр авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләреннән чәчүлекләрнең мондый коры һавага тагын күпме чыдый алулары хакында кызыксынды. Кырларның бүгенге торышыннан чыгып, тагын бер атна чыдый алалар, диделәр җитәкчеләр. Очрашу барышында төрле программалар ярдәмендә техника сатып алуга бәйле мәсьәләләргә, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә субсидияләр һәм ташламалы кредитлар бирү мәсьәләләренә аерым игьтибар бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International