Умартачылык буенча республика семинар-киңәшмәсе булды

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

Бүген, 22 майда, Казанда умартачылык буенча республика семинар-киңәшмәсе булды.

Төп нотык белән “Умартачылык идарәсе” ДБУ генераль директоры Рәшит Сафиуллин чыгыш ясады. Ул “2011-2020 елларга Татарстан Республикасында умартачылыкны үстерү” төбәк программасын гамәлгә ашыру кысаларында республика умартачылыгын үстерү перспективалары турында сөйләде.

Аның әйтүенчә, республикада умартачылыкны үстерү өчен уңай табигать шартлары һәм икътисадый шартлар җитәрлек, баллы, табигый авыл хуҗалыгы үсемлекләре бирә торган азык базасы бар, ул динамик үсештәге умартачылыгы булган төбәккә керә. Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында умарта күчләре саны буенча икенче урынны алды.

Рәшит Сафиуллин, соңгы 5 елда умартачылык саны 15 %ка артты, бал җитештерү – 49 %ка, 1 умарта оясыннан җыелган бал 21 %ка артты, шулай ук умарта оялары саны 31 %ка артты, дип билгеләп үтте.

Умартачылык идарәсе” ДБУ умарталардан комплекслы файдалану буенча алдынгы технологияләрне гамәлгә кертү чараларын актив уздыра. Республика умартачылыкларында, традицион продукция - бал һәм кәрәздән тыш, умарта күчләрен пакетлада үрчетү, умарта аналарын чыгару, серкә, перга, прополис җыю белән дә шөгыльләнәләр.

Кышлау нәтиҗәләре, умарталарны үрчетү, инновацион технологияләрне гамәлгә кертү турында “Умартачылык идарәсе” ДБУ генераль директорының беренче урынбасары Ринат Нәбиуллин сөйләде. Ул шулай ук умартачылыктагы селекция – токым эшендәге заманча юнәлешләргә бәйле мәсьәләләргә дә кагылды.

Н.Э. Бауман ис. КДВМАнең биология һәм экология кафедрасы доценты, биология фәннәре кандидаты Алексей Муньковумартачылыкларда умарталар авыруларын заманча нәтиҗәле дару препаратлары белән дәвалау һәм профилактикалау турында сөйләде.

Умартачылык идарәсенең эш йомгаклары буенча “Умартачылык идарәсе” ДБУ генераль директоры урынбасары Фәрит Вәлиуллин сөйләде.

Семинарда катнашучылар алдында Умарта сәнәгате йорты вәкиле Рөстәм Гыйләҗев чыгыш ясады.

Алабуга, Саба һәм Арча муниципаль районнарының умартачылык буенча инспекторлары үз эш тәҗрибәләре һәм фикерләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International