Буа районының Лашчы Башы авылында бәйрәм - Авыл көне узды.
Бүген ТатарстанРеспубликасы Тукай муниципаль районында “Сәйдәшев ис. АХП” ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы культуралары уңышын булдыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Эш сәфәрендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, Татарстан Республикасы агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләренә Татарстан Республикасы бюджетыннан хуҗалык-көнкүреш суы белән тәэмин итү системаларын (су белән тәэмин итүне бүлү системаларыннан тыш), шулай ук каты коммуналь калдыкларны җыю һәм чыгару мәйданчыкларын төзү яисә капиталь ремонтлау яки реконструкцияләү буенча эшләрне башкаруга бәйле чыгымнар өлешен финас белән тәэмин итүгә субсидияләр алу өчен мөрәҗәгать итүчеләрне конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итүне игълан итә.
Премия бирү Президентның Федераль Собраниегә Юлламасында күрсәтелгән «Борынгы биналар, утарлар һәм гыйбадәтханәләр — безнең милли тәңгәллегебезнең һәм буыннар арасындагы аерылгысыз бәйләнешнең ачык гәүдәләнеше» дигән йөкләмәсен үтәү йөзеннән үткәрелә.
Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районында «АПК продукциясен экспортлау» илкүләм проекты кысаларында 6000 га мәйданда яңа сугару системасын төзи башладылар. Бу эш турында Чистай районында авыл хуҗалыгы культуралары уңышын булдыру мәсьәләләре буенча узган зона семинар-киңәшмәсендә “Идел буе мелиорация-су хуҗалыгы” («Приволжскмелиоводхоз») ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин сөйләде.
Бүген Арча муниципаль районының «Игенче» агрофирмасы» ҖЧҖ базасында урып-җыю эшләрен оештыру, көзге культуралар чәчү, туфракны төп эшкәртү һәм киләсе ел уңышы өчен орлык салу мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Дмитрий Яшин, Татарстан Республикасы агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, 11 муниципаль районнан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, игенчелек һәм механизация буенча консультантлары катнашты.
Бүген Министрлыкта министр урынбасары Гелүс Баязитов рәислегендә районнар белән киңәшмә узды, анда терлекчелек буенча 2024 елның беренче яртыеллыгына йомгаклар ясалды. Киңәшмәдә муниципаль районнарындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан Республикасы территориясенә аеруча куркыныч, шул исәптән социаль әһәмиятле авыруларның үтеп керүенә юл куймау буенча республика штабының чираттан тыш утырышы узды. Чакырылганнар составына шулай ук республика штабы әгъзалары, Министрлар Кабинеты вәкилләре, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләр җитәкчеләре һәм башлыклары, агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре кергән иде.
Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсында призер булды. Комбинатның берьюлы алты сөт продукты мактаулы урыннар алды.
Бүген Тәтеш муниципаль районының «Нур» АФ ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы культуралары уңышын булдыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре башланды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм министр урынбасарлары Дмитрий Яшин, Рафаэль Фәттахов, Татарстан Республикасы агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, 7 муниципаль районның Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, игенчелек һәм механизация буенча консультантлары катнашты.