Татарстанлылар “Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәсендә бүләкләр алдылар

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

Мәскәүдә илебезнең АПКсында төп эшлекле вакыйга - 26нчы «Алтын көз-2024» Россия агросәнәгать күргәзмәсе узды. Быел күргәзмә беренче тапкыр К.А.Тимирязев исемендәге РДАУ-МАХА базасында яңа «Тимирязев-Центр» укыту-күргәзмә үзәге мәйданчыгында оештырылган иде.

«Терлекчелек һәм нәсел эше» блогында «Матюшино» ҖЧҖ, «Бөреле» ЯАҖ, «Элита» төп нәсел предприятиесе (ГПП)» АҖ, «Урал» АХҖК хуҗалыклары булды, алар голштин токымлы сыерларны һәм төпле җәнлекләрне (чәшке, төлке, ак төлке һәм кеш) күрсәттеләр.

Предприятиеләр «Нәсел һәм товар терлекчелеген үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен» дипломнар һәм «Алтын көз-2024» күргәзмәсенең алтын медале белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International