«Алтын көз – 2024» күргәзмәсенең пленар утырышында технологик лидерлыкка ирешү юллары турында фикер алыштылар

2024 елның 11 октябре, җомга

«Алтын көз - 2024» 26нчы Россия агросәнәгать күргәзмәсенең эшлекле программасындагы төп чара - «Россия агросәнәгате – 2030: технологик лидерлыкка ирешү юллары» темасына пленар утырыш узды. Чарада РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин, Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут, субъектлар башлыклары, хакимиятнең федераль органнары, фән, мәгариф һәм бизнес вәкилләре катнашты. Утырышны ачып, Михаил Мишустин, «Алтын көз» күргәзмәсе тәҗрибә уртаклашу, тармак үсешенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу мәйданчыгына әверелде, дип билгеләп үтте. Премьер-министр әйтүенчә, форумда яңгыраган тәкъдимнәр авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме системасын төзергә һәм тармак алдына Россия Президенты тарафыннан куелган бурычларны тормышка ашырырга ярдәм итә.

«Беренче чиратта, 2030 елга Россия агросәнәгать комплексының җитештерү күләме, 2021 ел белән чагыштырганда, кимендә дүрттән бер өлешкә үсәргә тиеш, ә экспорт – бер ярым тапкырга артырга тиеш. Бу хакта Президент үзенең Федераль Собраниегә Юлламасында әйткән иде. Мондый ориентирлар “Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» яңа илкүләми проектында билгеләнгән. Аны гамәлгә ашыру киләсе елдан башлана һәм элек алынган нәтиҗәләрне һәм гамәлдәге инструментларны куллану тәҗрибәсен исәпкә алачак”, - диде Михаил Мишустин.  

Оксана Лут пленар утырышта агросәнәгать комплексының илкүләм максатларына ирешү өчен хакимият, фән һәм бизнесның үзара хезмәттәшлегендәге өстенлекләр турында сөйләде. Тармакның нәтиҗәлелеген арттыруга аерым игътибар бирелде. “Без барыбыз да бизнесның уңышлы булырга тиешлеген аңлыйбыз, ә җитештерү күләмнәре буенча саннар гына күрсәтелергә тиеш түгел. Ул реинвестицияләр процессы булсын өчен, алдагы елга һәм алдагы циклда без тагын да күбрәк акча кертеп, тагын күбрәк керем алу өчен эшләргә тиеш. Инвестицияләр - ул безнең үсеш һәм Президент билгели торган барлык күрсәткечләргә ирешү чыганагы», - дип билгеләп үтте Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Оксана Лут агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелеген арттыруның төп юнәлешләре буларак, җитештерүгә автоматлаштыру системаларын кертүне, заманча агротехнологияләр ярдәмендә продуктивлылыкны арттыруны билгеләде. Шул ук вакытта Министр, соңгы ун елда авыл хуҗалыгы хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше буенча Россия икътисадында лидер булды, дип ассызыклады.

Югалтуларны киметү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Министр фикеренчә, бу юнәлештә агросәнәгать комплексында үсеш өчен яшерен резерв бар. «РусАгро» ДК предприятиеләренең бу бурычны хәл итү тәҗрибәсе белән компанияләр төркеме генераль директоры Тимур Липатов уртаклашты.

 

Гомуми нәтиҗәлелек темасын агросәнәгать комплексын цифрлаштыру дәвам итте. Җитештерүгә it-чишелешләрне турыдан-туры кертүдән тыш, Оксана Лут тагын ике мөһим бурычны билгеләде.

Беренчесе - аграрийлар өчен цифрлы сервислар һәм хезмәтләр булдыру. “Бездә ярдәм чаралары бик күп. Әмма кайвакыт болар уңайсызлыклар да тудыра, чөнки системалар төрле, кайчакта әлегә кадәр кәгазь документлар таләп ителә, әлбәттә инде, бу бик үк җайлы түгел. Шуңа күрә монда безнең - дәүләт вәкилләре, хөкүмәт вәкилләре буларак, бурычыбыз - авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм эшкәртүчеләргә бәйле бөтен нәрсәне - сервисларны һәм хезмәт күрсәтүләрне электрон рәвештә эшләү”. Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, тармакка дәүләт ярдәменең барлык чараларын 2026 елда бердәм электрон системага күчерү көтелә.

Өстенлекле бурычларның икенче блогы - АПК идарәсенең бердәм мәгълүмат системаларын булдыру. Хәзерге вакытта үзәкләштерелгән белешмәләр базасын булдыру бара, аларны тутыруда аграрийларның турыдан-туры катнашуы таләп ителә. Оксана Лут, дәүләт мәгълүмат системалары ярдәмендә бизнес төгәл карарлар кабул итү өчен кирәкле дөрес мәгълүмат ала алачак, дип ассызыклады. Ахыр чиктә, бу нәтиҗәлелекне күтәрергә һәм җитештерү күләмнәрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Красноярск крае губернаторы Михаил Котюков, “Н.И. Ткачев исемендәге агрокомплекс”ның директорлар советы рәисе Александр Ткачев, “Магнит” компаниясе генераль директоры Евгений Случевский, “Россия экспорт үзәге” АҖ генераль директоры Вероника Никишина һәм ANCOR ДКның “Җайланмалар һәм АПК” практикасы җитәкчесе Борис Воронков шулай ук үз эшчәнлекләренең серләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International