Игенчеләр сараенда авыл хуҗалыгы тармагы ветераннарын котладылар

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән ветераннарны Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бу күркәм традиция күптән инде дәвам итә. Чарада Татарстан Республикасы АПКсының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Алексей атакай катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән ветераннарны министр урынбасары Марсель Мәхмүтов котлады һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

"Сезнең фидакарь хезмәтегез һәм авыл хуҗалыгына салган ныклы нигезегез нәтиҗәсендә бүген Татарстанның агросәнәгать комплексы илдә алдынгыларның берсе. Барлык казанышлар нигезен сезнең көндәлек, фидакарь хезмәтегез, туплаган бай тәҗрибәгез һәм, һичшиксез, сезнең һәрберегезнең һөнәри осталыгыгыз тәшкил итә һәм сез аларны бүген безнең белән – яшь буын белән рәхәтләнеп уртаклашасыз. Моның өчен сезгә бик зур рәхмәт! Нәкъ менә сез үз үрнәгегез, тырышлыгыгыз һәм киләчәккә ышанычыгыз белән безне сезгә тиңләшергә, сездән үрнәк алырга һәм илебезнең алга таба үсеше өчен яңа казанышларга ирешергә этәрәсез", - дип билгеләп үтте Марсель Мәхмүтов.

Соңыннан мәртәбәле кунаклар өчен Министрлыкта бәйрәм өстәле һәм концерт оештырылды. Ветераннар авыл хуҗалыгында эшләгән елларын, алар тормышында булган шатлыклы һәм кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенә даими ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International