Марат Җәббаров «Агросалон – 2024» халыкара авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсендә булды

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм министр урынбасары Рафаэль Фәттахов Мәскәү шәһәрендә «Агросалон-2024» халыкара авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары күргәзмәсендә булдылар.

«Агросалон» – агробизнес белгечләре өчен уникаль мәйданчык, анда дөньякүләм җитештерүчеләрдән кырда эшләү өчен техниканың, комплектлау әйберләренең һәм җайланмаларның тулы спектры куелган, болар: комбайннар, тракторлар, азык җыю һәм туфрак эшкәртү техникасы, чәчү комплекслары һәм төяү машиналары, ашламалар кертү, үсемлекләрне яклау, урып-җыюдан соң эшкәртү һәм уңышны саклау җайланмалары, технологияләр һәм техниканы «акыллы» итә торган IT-эшләнмәләр.

«Крокус Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә оештырылган күргәзмәдә Татарстан компаниясе - «Казаньсельмаш» ҖЧҖ катнашты. Күргәзмәгә килүчеләр игътибарына компания югары клиренслы үзйөрешле «Барс ОС-4000М» һәм «БАРС ОС-2500М2» сиптергечләрен тәкъдим итте, алар үсемлекләрне химик яклау һәм культураның теләсә кайсы үсеш этабында аңа сыек минераль ашламалар кертү өчен билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International