Бал төбәге – умартачылыкны үстерү буенча Россиядә алдынгы урыннарны алучы Татарстанны кайчак шулай атыйлар. 2023 елда гына да республикада 3,5 мең тоннадан артык товар балы җитештерелгән. Үз бизнесында традицияләрне һәм инновацияләрне берләштергән Татарстан умартачылар династиясе вәкиле бал җитештереп кенә калмыйча, бу процессны туристлар өчен дә мавыктыргыч итәргә, умарталыклар тирәлегендә тулы бер туристлык инфраструктурасы булдырырга мөмкин булуын исбатлады. Узган ел Россельхозбанкның «Фермер мәктәбе» мәгариф проектын «Агротуризм» юнәлеше буенча тәмамлаган һәм яңа «Кооперация» курсын узучы Дмитрий Евдокименко үз эшчәнлеге юлындагы төп этаплар турында сөйләде.
"Безнең гаилә эшенең тарихы 1990 елдан авыл җирендә стационар умарталык оештыру өчен җир кишәрлеге сайлаудан башлана. Сайлауның төп критерийлары тирә-юньне пычрата торган җитештерү предприятиеләреннән ераграк булудан һәм кыргый үсә торган баллы үсемлекләр базасы булудан гыйбарәт иде. Зеленодольск районының Луковское авылы шундый урын булып чыкты һәм безнең гаилә аннан шәхси ярдәмче хуҗалык өчен җир кишәрлеге алды. Тора-бара бу җирдә зур булмаган йорт төзелде, куак-үсентеләр утыртылды, яшелчә бакчасы булдырылды. Шулай ук умарталыкка нигез салынды", - дип сөйли Дмитрий Евдокименко.
Умарталыкта барысын да аның әтисе үзе эшләнгән: умарта ояларын, алар өчен рамнар ясаган, бал кортлары белән эшләүнең бөтен нечкәлекләрен өйрәнгән. Ә нәселдә бал кортлары буенча тәҗрибә дә булган - фермерның туганнары 50 елдан артык бал кортлары үрчетү белән шөгыльләнгәннәр. "Мин балачактан ук инде әтиемә умартачылыкта ярдәмче булып йөрдем: йә инструмент китерергә, йә бал кортларын караганда төтен өрдереп торырга, йә бал агызганда бал агызу аппаратын әйләндерергә һ.б.лар. Менә шулай 90нчы еллар башында безнең умарталык барлыкка килде", - дип сөйләде Дмитрий Евдокименко.
Ә алга таба умарталык үсә һәм киңәя, умартачылык продуктлары линейкасы барлыкка килә. “Умарталыкны үстерү умарта оялары санын һәм умартачылык продуктлары күләмен арттыру аша гына түгел, ә умарталыкта экскурсияләр уздыру, бал кортларын карау буенча мастер-класслар үткәрү, бал агызу процессында туристларның катнашуы, умарталар белән дәвалау өчен махсус өйләрдә «умарталарда йоклау» һәм, әлбәттә инде, бал белән чәй эчү кебек агротуристик хезмәтләрне оештыру аша да мөмкин. Шунысы да бик мөһим, потенциаль сатып алучыларның үз умартачыларын күреп белү, җитештерү процессында катнаша алу мөмкинлеге булырга тиеш. Бу сәүдә нокталарында фальсификацияле балларның арту фонында бик кирәкле нәрсә”, - дип уртаклаша фикерләре белән фермер.
Умартачылык бизнесының яңа этабы - агротуризм, аның үзенчәлекләрен Дмитрий Евдокименко «Фермер мәктәбе»ндә өйрәнгән.
“Әлбәттә, «Фермер мәктәбе» проекты бик көчле драйвер, ул фермер бизнесын ничек итеп табышлы итәргә өйрәтә ала. «Фермер мәктәбе» - ул бизнесны идеядән алып тотрыклы табыш алуга кадәр гамәлгә ашыруның бик катлаулы механизмын башлап җибәрә торган стартер.
Әлеге укыту проекты аграр тармакта яңа гына эшли башлаган катнашучылар өчен дә, тәҗрибәлерәк белгечләр өчен дә актуаль һәм кирәкле. Ул булган белемнәрне системалаштырырга, шулай ук авыл хуҗалыгы объектларын үстерү өчен махсуслаштырылган заманча тар күнекмәләр алырга да мөмкинлек бирә. Алынган яңа коммуникацияләр, яңа хезмәттәшләр белән тәҗрибә алмашу укуда катнашучыларны агробизнеста яңа үрләр яуларга омтылыш бирә”, - дип ассызыклады Дмитрий Евдокименко.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, агротуризм «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектына кертелгән. Аның кысаларында фермерлар туристлар өчен инфраструктура булдыруга 10 млн сумга кадәр грант алачаклар. Бу акчага хуҗалыклар территорияне төзекләндерә, кирәкле җайланмалар сатып ала һәм туристлар өчен шартлар тудыра алалар.
“Агротуризм” эшкуарларга үз бизнесын киңәйтү һәм үз продукциясен сатуның альтернатив каналы аша өстәмә керем алу мөмкинлеген бирүгә юнәлтелә. Дәүләт ярдәменең мондый төре нәтиҗәсендә республикада яңа туристлык объектлары барлыкка киләчәк, бу инде авыл территорияләренең җәлеп итүчәнлеген арттыруга һәм аларның тотрыклы үсешенә ярдәм итәчәк.