Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлавы

2024 елның 13 октябре, якшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исемемнән һәм шәхсән үзем сезне һөнәри бәйрәмегез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм! 

Бүген Татарстанда көчле һәм тотрыклы үсештәге агросәнәгать комплексы оешты. Моны авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәренең югары үсеш темплары раслый. Республика Россия төбәкләре арасында авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча алдынгы урыннарны саклап калуын дәвам итә.

Ел җиңел булмады, әмма без эшләвебезне дәвам итәбез һәм ышанычлы рәвештә алга барабыз, ә кыенлыкларны бергәләп җиңәргә тырышабыз.

Сезгә һөнәри осталыгыгыз, туган җирегезне яратуыгыз һәм көндәлек фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, эшегездә уңышлар һәм югары күрсәткечләргә ирешүегезне телим!


 

ТР Премьер-министры урынбасары –

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. Ә. Җәббаров


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International