Оксана Лут «Алтын көз - 2024» Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы экспозициясендә булды

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә Мәскәүдә илебезнең АПКсында төп эшлекле вакыйга - «Алтын көз- 2024» 26нчы Россия агросәнәгать күргәзмәсе уза. Быел күргәзмә беренче тапкыр К.А.Тимирязев исемендәге РДАУ-МАХА базасында яңа «Тимирязев-Центр» укыту-күргәзмә үзәге мәйданчыгында оештырылды. Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут «Алтын көз - 2024» күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы экспозициясендә булды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, стендны күрсәтеп, республикада агросәнәгать комплексының мөмкинлекләре,АПКны югары культуралы үстерү һәм цифрлы трансформацияләү турында сөйләде.

Стендта Татарстан Республикасының эре предприятиеләреннән май, сөт, ит, чәй, балык продукциясе, кондитер әйберләре тәкъдим ителә. Экспонентлар: «Казан май комбинаты» АҖ, «Вамин Татарстан» ҖЧҖ, «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖ, «Яратель кошчылык фабрикасы», «Пестречинка» ҖЧҖ, «Татспиртпром» АҖ, «Икорный Дом Дары Волги» ҖЧҖ, «Заготовитель» АХҖК, «РМ Агро» ҖЧҖ, «Эссен Продакшн АГ» АҖ, «ВТК Акульчев» ҖЧҖ, «Эмиз сәүдә йорты (ТД)» ҖЧҖ, «РИВЦ» АҖ.

«Терлекчелек һәм нәсел эше»нең аерым блогын «Матюшино» ҖЧҖ, «Бөреле» ЯАҖ, «Элита» төп нәсел предприятиесе (ГПП)» АҖ, «Урал» АХҖК хуҗалыклары тәшкил итә, алар голштин токымлы сыерлар һәм җәнлекләр (чәшке, төлке, ак төлке һәм кеш) күрсәттеләр.

Бүген шулай ук Татарстан Республикасы вәкилләре күргәзмәнең «Россия агропромы — 2030: технологик лидерлыкка ирешү юллары»темасына багышланган пленар утырышында катнаштылар. Моннан тыш, «Глобаль чакырулар шартларында азык-төлек иминлеген фәнни тәэмин итү» форумында булдылар. Чарада фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәлелеген арттыру, кадрлар әзерләү, селекция, генетика, биотехнологияләр үсеше һәм башка актуаль темалар турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International