Агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәтчәннәренә бүләкләрне Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин һәм Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут тапшырдылар.
«Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» мактаулы исеме белән Габдрәис Рамазанов бүләкләнде. Ул Арча муниципаль районының «ВАТАН» агрофирмасы” ҖЧҖендә баш агроном булып эшли. Авыл хуҗалыгы хезмәткәре әлеге мактаулы исемгә күпьеллык намуслы хезмәте һәм агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен лаек булды. Габдрәис Рамазановның бөтен хезмәт эшчәнлеге авыл хуҗалыгы өлкәсенә бәйле, ә соңгы 40 елда ул баш агроном вазыйфаларын башкара.
Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестия сәясәте һәм максатчан программалар бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Хөсәенов та бар. Ул Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.